Кичә, 26 июльдә, күренекле татар драматургы, режиссеры Гафур Каюмов вафат булды.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын!
КАЮМОВ ГАФУР ШӘКҮР УЛЫ 1959 елның 2 мартында Татарстанның Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли.
1990-1997 елларда — Татар академия театры артисты.
Рольләре: Исмәгыйль — «Галиябану», Шәрәфетдин — «Асылъяр» (М.Фәйзи); Самоедов — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Сәлимҗан — «Зөләйха», Хаим — «Җан Баевич» (Г.Исхакый); Поль — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш) һ.б.
1980 елдан пьесалар яза. 1990 еллар ахырында Мәскәүдә читтән торып Югары режиссерлар курсын тәмамлый. 2005-2007 елларда Әлмәт драма театрының баш режиссеры.
Куйган спектакльләре: «Мирас» (Г.Каюмов), «Кол» (Г.Фигейредо), «Парлы ялгызлар» (Д.Салихов), «Казанның туй күлмәге» (М.Гыйләҗев) һ.б.
Пьесалары: «Мирас» (1990), «Һинд кызы» (1993), «Сарык Арыслан» (1996), «Их, Алла боерса» (1997), «Сагынырсың әле син дә бер» (1998), «Кояшбатыр» (2003) һ.б.