касса театра
8 (843) 222-88-22язык сайта
Бүген Казанда V "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы башланып китте. Форум 2018 елның 28 маеннан 1 июненә кадәр дәвам итә. Форумның Хэдлайнеры - Колумбия режиссеры Алехандро Гонзалес Пуче сәхнәләштергән Ф.М.Достоевский әсәрләре буенча "Чернобыльский идиот" спектакле.

Форумның беренче көнендә актерлык осталыгы, сәхнә теле, текстның сәнгати пластикасы текстка вакыйгави анализ, төрки дөнья режиссурасы, маркетинг-технологияләр, курчак театры режиссурасы һәм актерлык сәнгате, шулай ук, театраль тәнкыйть буенча мастер-класслар үтте.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 28 маеннан 1 июненә кадәр Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумның хэдлайнеры буларак Ф.М.Достоевский әсәрләре буенча Колумбия режиссеры Алехандро Гонзалес Пуче куелышында "Чернобыльский идиот" спектакле чыгыш ясый.
“Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. Быелгы форум театраль текстка багышлана – “Спектакль - текст буларак. Музыка - спектакльнең тексты буларак. Рәссам тексты – спектакльнең образы”. Германиядән килгән танылган педагог Юрий Альшиц театр лабораториясен уздыра. Форум кысаларында Россия һәм чит илләрдән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән.
Фотогалерея