«Театраль роман-2020» премиясе лауреатлары үткән елның декабрендә үк билгеле булган иде. Алар арасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова да бар. Ул лауреат исеменә «Татар театры сценографиясе: төп этаплар, закончалыклар» (ХХ – ХХI г. башы)» (Казан: «Казанская недвижимость» НЙ, 2019. – 592б.) китабы өчен лаек булды. Шушы көннәрдә Мәскәүдә лауреатларны котлау тантанасы узды.
Премия алганда Рауза Солтанова бәйгене оештыручыларга, китапны язганда булышучыларга рәхмәт әйтте. Р. Солтанова монографиясе ватан театр сәнгате белеме өчен эшләнгән, этапларга бүленгән күләмле фәнни эш. Әлеге китапта бөтенроссия театр мәдәниятендә мөһим урын алып торган татар театрының театраль-декорацион сәнгать үсеше баскычлары яктыртыла. Автор әлеге бүләкне 115 еллык татар театрының уңышларын бәяләү итеп кабул итүен әйтте.
«Театраль роман» премиясе 2014 елда А.А. Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее тарафыннан булдырылды. Бәйгенең максаты – театр турында язучы авторларны бәяләү, театр хакындагы әдәбиятне бастыручы, таратучы нәшрият, фондларның дәрәҗәсен күтәрү. Төрле еларда лауреат исеменә Россиянең танылган мәдәният эшлеклеләре лаек булды - РСФСРның халык артистлары Алла Демидова һәм Александр Ширвиндт, Россиянең халык артисты, режиссер Михаил Ливитин һ. б.
Премия тапшыру тантанасы 2021 елның 28 гыйнварында үтте. Исегезгә төшерәбез, әлеге китапны театрның
интернет-кибетеннән алырга мөмкин.