Хөрмәтле журналистлар! Сезне 2018 елның 28 маеннан алып 1 июненә кадәр узачак V "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы вакыйгаларын яктыртырга чакырабыз.
Форумның төп вакыйгалары исемлеге:
28 май, 10.00 сәгатьтә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Форумның ачылу тантанасы уза. Катнашалар:
Ирада Хафизҗан кызы ӘЮПОВА - Татарстан Республикасының мәдәният министры. Кереш сүз.
Юрий Леонович АЛЬШИЦ - укытучы, режиссер, сәнгать белеме кандидаты, AKT-ZENT (Берлин, Германия) театраль белем бирү үзәге җитәкчесе, театраль тренинглар уздыручы дөньядагы иң алдынгы белгечләрнең берсе, китаплар һәм пособияләр авторы. Форум кысаларында Юрий Альшиц "Биш файдасыз күнегү" театр лабораториясен үткәрә.
Алехандро Гонсалес ПУЧЕ - Россия театр сәнгате академиясенең (ГИТИС) режиссерлык факультетын тәмамлаган, del Valle (Кали ш., Колумбия) Университеты профессоры, Валенсия Университеты (Италия) докторы. Форум кысаларында Ф.Достоевский романы буенча Алехандро Пуче куелышында "Чернобыльский идиот" спектакле тәкъдим ителә.
Фәрит Рәфкать улы БИКЧӘНТӘЕВ - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Россиянең Театр эшлеклеләре берлеге Секретаре, "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форум-фестиваленең сәнгать җитәкчесе.
Рәдиф Рифкать улы ҖАМАЛЕТДИНОВ - Казан (Идел буе) Федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәнятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре кандидаты, профессор (Казан).
Рамил Илдар улы САДРИЕВ - социомәдәни һәм сәнгать сферасы белгечләренең өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) Институты ректоры.
28 май (дшм) 19.00, "Әтәч менгән читәнгә ”, реж. Ф.Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге ТДАТның Зур сәхнәсе.
29 май (сиш) 19.00, "Килмешәк" спектакле, реж. Ф.Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге ТДАТның Кече сәхнәсе.
30 май (чшм) 19.00, "Чернобыль идиоты" спектакле, реж. Алехандро Гонсалес Пуче, Г.Камал исемендәге ТДАТның Зур сәхнәсе.
31 май (пнҗ) 19.00, "Тормышмы бу?" спектакле, реж. А.Җаббаров, Г.Камал исемендәге ТДАТның Зур сәхнәсе.
1 июнь (җмг) 19.00, "Миркәй белән Айсылу" спектакле, реж. И.Ззйниев, Г.Камал исемендәге ТДАТның Зур сәхнәсе.
1 июнь 17.00, Ябылу тантанасы, форумны үткәрү нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл. Г.Камал исемендәге ТДАТның Кече сәхнәсе.
ИГЪТИБАР! Форум чараларында катнашу өчен (пленар утырыш, спектакльләр, түгәрәк өстәл) аккредитацияле булу зарур. Аккредитация өчен гаризаларыгызны 21 майга кадәр pr@kamalteatr.ru адресы яки 293-83-18, 89274464542 телефоннары буенча җибәрүегезне сорыйбыз. Гаризада язылырга тиешле мәгълүмат: журналистның Исем, Фамилиясе, Әтисенең исеме, басма исеме, форумның кайсы чарасына килергә телисез һәм телефон номерыгыз. Бер басмадан ике гаризадан да күбрәк гариза саны кабул ителми. Алдан ук зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм V "Нәүрүз" форумының вакыйгаларында көтеп калабыз.
Фотогалерея