Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театрында "Сәфәр" спектакле премьерасы

Сишәмбе 21.09.2021

4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә Г.Камал театрындапремьера - Альберт Шакиров пьесасы буенча «Сәфәр» спектакле. Спектакльнең сәнгать җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев, режиссеры - Рамил Гәрәев, рәссам - Лилия Хисмәтуллина, композитор - Йосыф Бикчәнтәев.

Юл – ул универсаль метафора. Юл – кешенең тормышы да - туганнан алып бакыйлыкка кадәр юлы. Ул максатларга ирешү теләге дә, каршылыкларны җиңү дә. Билгесезлектән курку һәм туктаусыз алга омтылыш. Аерылышу һәм кайту символы...

А.Шакиров пьесасы буенча куелган спектакльдә юл – җитмеш яшьлек карт Сәфәргалинең Черкиле авылыннан Уфага кадәрге маҗаралы СӘФӘРЕ дә, шул ук вакытта көнтеп алган, газаплар аша үз-үзенә кайту юлы да. Әлеге юлны пьесадагы һәр геройга үтәргә туры килә.

Авторның бер генә персонажы да уйлап чыгарылмаган. Ул алар белән хәзерге заман җәмгыяте хакында журналистик тикшеренүләре вакытында танышкан. Арада төрлесе бар, тик, нигездә, барысы да яхшы күңеллеләр. Сәфәргали үз юлында төрле кызыклы тормышчан хәлләргә очрый.

Абсурдлы, лирик, иронияле караш, кайвакыт үз-үзебезгә пародия – болар барысы да тамашачыга үз-үзләрен танырга, геройлар белән бергә, алар өчен борчылып, шик һәм ачышлар белән тулы юлны үтәргә ярдәм итәчәк.

БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!