Маленькие ручки / Нәни куллар
До начала осталось:
Маленькие ручки / Нәни куллар
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театры буфетындагы өстәлләргә онлайн-бронь ясау мөмкинлеге булдырылды

Пәнҗешәмбе 14.03.2024

Кадерле тамашачылар!

Безнең сезгә яңалыгыбыз бар! Бүгеннән сайтыбыз аша театрның 3 буфетындагы өстәлләргә дә онлайн бронь куярга мөмкин. Сез моны билет сатып алганда ук эшли аласыз.

Безнең ышанычлы партнерыбыз МТС Live безгә бик нык ярдәм итте - онлайн броньлау системасын эшләде.

Зур залдагы спектакльләргә билет алганда, Сез «Өстәл броньларга» төймәсенә басып, менюга алдан заказ бирә, алдан түләп куя һәм үзегезгә ошаган өстәлне сайлый аласыз.

Билет сатып алганнан соң да кабат сайтка кереп заказ бирергә мөмкин. "Буфет" бүлегендә.

Спектакльгә килгән көнне заказыгыз сезне өстәлдә көтәчәк. Чират торырга туры килмәячәк!

Кадерле тамашачылар, Камал театрындагы яңа мөмкинлекләр Сезгә вакытыгызны тагын да уңайлырак үткәрерү мөмкинлеге бирер дип өметләнеп калабыз!


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!