Кичә Камал театры Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен тәкъдим итте. Спектакль ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе - татар җәмгыяте әлегә кадәр аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче – бердәмлектә!
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 26 февраленнән алып 4 мартына кадәр Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Минзәлә шәһәрләрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының
традицион гастрольләре уза. Гастрольләр афишасына 112нчы сезонның бары тик премьералары гына кергән.