Камал театры - Россиянең иң борынгы милли театры. 1906 елда татар телендә киң җәмәгатьчелеккә беренче спектакль уйнала. Камал театры яңа бинада да милли театр традицияләренә тугры калачак. Шул ук вакытта аның мөмкинлекләре театр функцияләре белән генә чикләнмәячәк. Бу күп функцияле мәдәни үзәк шәһәр халкы һәм шәһәребез кунаклары өчен спектакльләр вакытында гына түгел, һәрдаим хезмәт итәчәк. Яңа бинаның архитектура проектын Wowhaus бюросы Kengo Kuma and Associates белән берлектә – 2022 елда Халыкара конкурста җиңгән концепция авторлары төзеде. Генераль проектлаучы "Татинвестгражданпроект".

Хәзерге вакытта түбә өчпочмакларын монтажлау һәм фасадны сәнгати яктырту эшләре тәмамланып килә. Театр интерьерлары өстендә эшләр төгәлләнә, сәхнә механикасы монтажлана, шулай ук яктылык һәм тавыш җиһазлары урнаштырыла һәм көйләнә.
"Шуны аңлау мөһим, мәсьәлә төзелеш-монтаж эшләре белән генә чикләнми. Алда пространстволарны тиешле контент белән тутыру һәм театр эшчәнлеген шул мөмкинлекләргә яраклаштыру буенча гаять зур эш көтелә. Яңа бина иҗади эшчәнлекне «яңадан башларга» һәм театрның агарту юнәлешен сизелерлек киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, яңа бинаны шәһәр халкы өчен генә түгел, ә Татарстан башкаласы кунакларын да җәлеп итү үзәге итү мөһим. Театрның яңа бинасына без бергәләп җан өрергә тиеш", - дип сөйләде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Wowhaus бюросының автрры һәм баш архитекторы Олег Шапиро: "Камал театры - төзелеш вакытында компромиссыз башкарылган аз санлы эре проектларның берсе булды. Конкурс кысаларында уйлап чыгарылган һәм игълан ителгән бөтен нәрсә җиренә җиткереп эшләнде.
Театр ел әйләнәсе төзелә, объектта берьюлы 2000гә якын кеше эшли. Төзүчеләр, архитекторлар, проектлаучылар һәм архитектура элементларын җитештерүчеләр алдында катлаулы һәм уникаль конструкторлык бурычлары тора, алар стандарт булмаган ысуллар белән хәл ителә. Архитектура элементларын эшләүгә Татарстан һәм бөтен Россия җитештерүчеләре кушылды".