Татарстанның атказанган артисты - 2022 Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты - 2023
Мөхәммәтҗанов Фәннүр Фәнис улы 1992 елның 22 мартында Татарстанның Мамадыш районы Урта Кирмән авылында туа. 2012 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Иҗат иткән образлары табигый, тормышчан.
Беренче рольләре: Илдус – “Мәхәббәт FM”, Сарык – “Кәҗә, сарык һ.б.” (И.Зәйниев); Сачтараш – “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт, С.Ваннус); Актүш – “Авыл эте Акбай” (Т.Миңнуллин); Эдвард – “Ричард III” (У.Шекспир); Хәлил – “Галиябану” (М.Фәйзи) һ.б. Шулай ук театр спектакльләренең күмәк күренешләрендә катнаша.
спектакли
мнение сми
пресса
29 декабря 2022
Камалда – «Рәшә» премьерасы: Сез бәхетлеме, исемегез кечкенә хәрефтән башланган зөфәрләр?
пресса
23 мая 2022
«Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» яки режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең тыйнак юбилее
пресса
07 октября 2018
Фәннүр МӨХӘММӘТҖАНОВ: «Социаль челтәрләргә кереп китсәм, дөньясыннан ваз кичәрмен төсле»
пресса
18 октября 2015
«Хәлил белән Галиябану язмышын Ходай язмасын»