Татарстанның атказанган артисты - 2020
Шәмсуаров Раил Наил улы 1987 елның 21 октяберендә Татарстанның Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. 2014 елда ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ихласлыгы, йомшаклыгы, эчкерсезлеге белән аерылып торучы артист.
Рольләре: Гайнулла – “Дуслар җыелган җирдә”, Микуш – “Гөргөри кияүләре”, Җәмил – “Диләфрүз – Remake” (Т.Миңнуллин); Рәсүл – “Мәхәббәт турында сөйләшик”, Рөстәм – “Кечтүкле уен”, Сәяр – “Әрем исе”, Илһам – “Мәхәббәт FM” (И.Зәйниев); Уел – “Мылтык”, Стас – “Искән җилләр көенә” (З.Хәким); Әсхәт – “Зөбәйдә адәм баласы” (Ш.Хөсәенов); Әскали – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт); Абдулла Төрек – “Арбалы хатыннар” (З.Зәйнуллин); Хәйри – “Зәңгәр шәл”, Фәттах – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин); Лакки – “Годо” (С.Беккет) һ.б.
спектакли
мнение сми
пресса
22 декабря 2022
"Әдәбият кичәсендә җәнҗал" спектакльнең премьерасы турында уйланулар
пресса
13 июля 2018
Мин бит әле артист кына
пресса
08 февраля 2017
Агыла да болыт агыла...
пресса
05 февраля 2017
Хәсән Туфан шигырьләре сәхнәгә кайтты
пресса
23 апреля 2015
Раил Шәмсуаров: «Эшкә килгән көннән сәер рольләр ябышты»