ТАССРның халык артисты — 1972 30.11.1915-09.11.2009
Солтанов Һидаят Айниятулла улы 1915 елның 30 ноябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Убие авылында туа. 1937 елда Татар театр техникумын тәмамлагач, Ташкент татар театрында, 1940 елда Яңавыл театрында артист булып эшли. 1940 елның сентябреннән 1946 елга кадәр — хәрби хезмәттә, Ватан сугышында. 1947 елда — Татар академия театры артисты. Төрле характердагы рольләр башкара.
Рольләре: Исмәгыйль — «Галиябану» (М.Фәйзи); Әскәр — «Аршин мал алан» (Г.Хаҗибәков); Артамонов — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Лещ — «Соңгылар» (М.Горький); Вурм — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер); Эдмунд — «Король Лир» (В.Шекспир); Җиһанша — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Рамай — «Шәмсекамәр» (М.Әблиев); Әҗим — «Мулланур Вахитов», Балтаев — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Бабченко — «Көннәр һәм төннәр» (К.Симонов); Потемкин — «Пугачев Казанда» (Ә.Фәйзи); Потемкин — «Канкай углы Бәхтияр», Евстигней — «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин); Арсланов — «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев); Баһрам — «Шәһәрдә җәй көннәре» (Анар); Нурәхмәт — «Китәм инде» (Р.Хәмид) һ.б.