2001 елда Шебалин исемендәге Омск музыка училищесын гитара сыйныфы буенча тәмамлый. Бөтенроссия конкурслары лауреаты.
2006 елда Мәскәү Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать университетын, халык сәнгать иҗаты кафедрасын тәмамлый.
2002 елдан “Драма сәнгате мәктәбе” театры яктылыгы буенча рәссам. 2016 елдан башлап яктылык буенча баш рәссам.
2012 елда РФ Мәдәният министрлыгының «Мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен» Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Красноярск яшь тамашачы театрының "АЛИSА" спектакле өчен "Алтын битлек 2016" Милли театр премиясе номинанты.
«Театраль яз 2016» фестиваледә «Биндюжник и Король» спектакле өчен «Яктылык буенча иң яхшы эш» лауреаты (Красноярск яшь тамашачы театры)
Омск драма театрының "Мария" спектакле, Красноярск яшь тамашачы театрының "Биндюжник и Король" спектакльләре өчен "Алтын битлек 2017" Милли театр премиясе номинанты
2017 елда Мәскәү Хөкүмәтенең "Мәскәү мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен" грамотасы бүләге иясе.
А.П.Чехов исемендәге Халыкара фестивальнең «Старик и море» спектакле өчен «Золотая маска 2018» Милли театр премиясе номинанты
Пермь Театр-Театрының «Карлик Нос» спектакле өчен «Алтын битлек 2019» Милли театр премиясе номинанты
2018 елда Омск өлкәсе Губернаторы "Мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдәге казанышлары өчен" премиясе иясе ("Өч иптәш" спектакле, режиссер Г.Цхвирава)
2019 елда "Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә күренекле казанышлары өчен" Свердловск өлкәсе Губернаторы премиясе лауреаты ("Чайка" спектакле режиссер Г.Козлов)
2019 елдан МХАТ мәктәп-студиясендә «Спектакльнең сәнгати-яктылык бизәлеше технологиясе» курсы остасы
«Театраль яз 2020» фестивалендә «Хроники Нарния. Конь и его мальчик" спектакле өчен:«Яктылык буеча иң яхшы рәссам» номинациясе җиңүчесе (Красноярск яшь тамашачы театрыны)
Пермь Театр-Театрының «Антигон» спектакле өчен «Алтын битлек 2022» Милли театр премиясе номинанты
2022 елда "Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә күренекле казанышлары өчен" Свердловск өлкәсе Губернаторы премиясе лауреаты ("Магнит" спектакле режиссер А.Бадаев)
“Кызыл факел” Новосибирск театрының “Дикая утка” спектакле өчен “Алтын битлек 2023” милли театр премиясе номинанты
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектакле өчен “Алтын битлек 2024” милли театр премиясе номинанты
Россиядә һәм аннан читтә 350дән артык драматик һәм музыкаль спектакльләргә яктылык буенча рәссам.
спектакли