Описание спектакля
хореограф: Нурбәк Батулла
композитор: Ислам Вәлиев
скульптор: Әлфиз Сабиров
ут куючы рәссам: Эмиль Авраменко
костюмнар рәссамы: Алиса Гулканян
администратор : Талия Төхфәтуллина
техник директор: Дарья Андреева
продюсер: Алена Батулла
биючеләр:
Артур Әминов
Диләрә Гареева
Илья Леонов
Ольга Шмарина
Регина Хафизова
Софья Вәлиуллина
Эдуард Хәбибуллин
Балбаллар — гасырлар кичеп, безнең көннәргә килеп җиткән серле таш сыннар, тораташлар. Аларның нинди максаттан куелуын хәзер төгәл генә әйтү мөмкин дә түгелдер. Фаразларның берсе буенча (Нурбәкнең күңеленә якын ул фараз) балбалларны әрвахларга (шушы нәсел-ырудан булган мәрхүмнәр рухына) багышлап куйганнар.
Бер кулына касә тоткан кеше рәвешендәге балбаллар бар. Шундый балбаллар янында мәҗлес кора торган булганнар, әрвахларның рухларын шулай шат кылганнар, дип сөйлиләр. Әрвахларны искә алу мәҗлесләрендә кеше үз нәселенең ярдәмен тойган, көч алган. Без дә үзебездә шул көчне эзлибез, тән аша, аң аша әрвахлар белән элемтә урнаштырабыз, куәтләнәбез.
"balballar" тамашасы беренче тапкыр 3нче ноябрьдә Аваздаш фестивалендә күрсәтелде. Проектны "Татнефть" хәйрия фонды белән бергә "Әлиф" иҗат төркеме тормышка ашырды.
Авторы
Фотогалерея