Описание спектакля
Спектакль 2 сәгать 20 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2007 елның 7 нояберендә булды.
Театр репертуарында: 2007-2009.
Зур-зур исемнәр иясе, барлык дан-дәрәҗәгә ирешкән язучы-драматург Солтан Кадырхөрмәтовның дача йорты. Бүген дә аны монда, һәрвакыттагыча, балалары, туганнары, дус-ишләре уратып алган. Кадырхөрмәтевкә табынучылар арасында асылда сәнгать кешеләре– режиссер, рәссам, музыкант, артистлар. Чын күңелдән зурлыйлармы алар Кадырхөрмәтевне, әллә нидер өмет итепме, ә бәлкем, аларны монда күбрәк зыяны тиюдән курку китерәдер. Солтанның читтә үскән улы “Суган чәчәге” дигән пьеса язган. Ул атасының бик күп җитешсезлекләрен ачып сала. Сәнгать бакчасында кайчандыр эре, тәмле алмалары белән дан казанган алмагач–Кадырхөрмәтевнең бүгенгесе көндә вак алмалар белән генә калуын, инде котычкыч куе булып үскән алмагачның яшь үсентеләрне үстермичә, бөтен бакчаның көч-куатен үзенә генә тартып торуын исбатлый. Атасы мондый дөрес сүзләрне ишеткәч нишләр?
Действующие лица
Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы
Кадерхөрмәт Солтан Хәсибуллович, драматург
Баһманов Ирек Вәли улы
Кадерхөрмәт Солтан Хәсибуллович, драматург
Юкачева Раушания Хөснетдин кызы
Җәүһәрова (Кадерхөрмәтова) Ландыш Илдаровна, аның тормыш иптәше, актриса
Вәҗиев Рамил Камил улы
Жилтуганов Җәүдәт Солтанович
Шәйхетдинова Миләүшә Наил кызы
Кадерхөрмәтова Тамчыгөл Солтановна, аның беренче хатыныннан туган кызы, музыкант
Гайнуллина Алсу Әскәр кызы
Корбангалиева (Кадерхөрмәтова) Галия Хәсибулловна, аның сеңлесе
Җәләлов Хәлим Бәдри улы
Галәмов Илбарис Сәйдәшевич, режиссер
Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы
Галәмов Илбарис Сәйдәшевич, режиссер
Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы
Рамазанов Камил Саматович, рәссам
Дунаев Николай Иванович
Тимерланов Булат Айтуганович, актер
Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы
Мөбәрәк, фельдшер
Фотогалерея