Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Дон Жуан

Автор: Жан-Батист Мольер

16+
Комедия.
Спектакльнең премьерасы 2016 елның 5 февралендә булды.
Спектакль 2 сәгать 50 минут бара.

 Тәрҗемә - Х. Җәләлов.

Ж.-Б.Мольерның «Дон Жуан» пьесасы дөнья классикасы репертуарында иң серле әсәрләрнең берсе. Мольер әлеге пьесаны язганда, классицизм кануннарыннан читләшеп, барокко поэтикасына мөрәҗәгать итә. Әсәрне язып сәхнәгә куйганнан соң ул гаҗәеп зур уңыш казана, тик комедияне бер сезон уйнагач Мольер аны репертуардан төшерә һәм башка беркайчан да сәхнәләштерми. Драматург үлгәннән соң пьеса гасыр ярым Том Корнель эшкәртмәсендә уйнала. 1841 елда гына француз театры «Дон Жуан»ның беренче вариантына әйләнеп кайта.

 Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев игътибарын комедиянең фәлсәфи проблематикасына, Дон Жуанның яшәү һәм үлем белән уйнау сәбәпләренә, хатын-кызларны үзенә каратып юлдан яздыруының чишелмәгән серләренә, геройның фетнәле аңына, аны янәдән-янә кыл өстендә калырга этәргән шартларга, җәмгыять нормаларына каршы килгән гамәлләр кылып, кешеләрне хурлавына юнәлдерә.

Пьесаның язылу серләре, аның бүгенге көндә дә популяр булуы, Дон Жуан, Сганарель, Командор образларының архетипик башлангычы режиссерның фантазиясен тынгысызлый. Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектакльне куяр өчен үзенең иң ышанычлы шәкертләрен, театрның иң популяр артистларын сайлап алды.


Спектакль “Алтын битлек” Милли театраль премиянең  лонг-битенә кертелде.

VI Халыкара "Туганлык" төрки телле театрлар фестиваленең "Иң яхшы режиссер эше" номинациясендә лауреат исеменә, шулай ук фестивальнең тәнкыйтьчеләр Коллегиясе тарафыннан махсус призга лаек булды. 


"«Дон Жуан» в Камаловском театре: «лишний человек» на все времена", портал "Реальное время".

"Больше всего сюрпризов преподносит главная связка: Дон Жуан — Сганарель", портал Kazanfirst.

"В Казани появился спектакль, который хочется смотреть больше одного раза. И который интересно обсуждать", газета "Вечерняя Казань".

"Режиссура Бикчантаева достаточно сложна и совершенна, чтобы у спектакля могло быть несколько прочтений", портал "Бизнес-онлайн".

"Какими-то очень точными аудиовизуальными средствами Бикчантаев создает время не осознавания, а чистого восприятия", Петербургский театральный журнал.

"Спектакль большой. Но ты не чувствуешь время – так он интересен, так театрален, метафоричен, столь много в нем ярких выразительных художественных средств", театровед Ильтани Илялова.

"Важным моментом в художественной составляющей «Дона Жуана» Бикчантаева становится абсолютно честное существование актёров в роли", журнал "Барсук-театровед.

"«Дон Жуан» Бикчантаева является высказыванием и повествованием о художнике, о творце, а в каком-то смысле и о режиссере", портал "Лучший из миров".


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!