Описание спектакля
2002 елдан башлап Камал театрының инде үзе бер тарихка әйләнгән традициясе бар: ел да 7 ноябрьдә татар халкының күренекле шәхесе, татар театрының легендар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә тамашачыга өр-яңа премьера тәкъдим ителә. Быел да Марсель аганың истәлегенә сәхнәгә яңа дебют пьеса – Раил Сафинның “Күпер” спектакле чыга.
“Күпер” пьесасы 2026 елда театрда узган “Яңа татар пьесасы” драматургия лабораториясе кысаларында язылган әсәр. Хәзерге заман татар авторларын җәлеп итү һәм аларның текстлары буенча эшләү – театр өчен күптәнге һәм төп бурычларның берсе булып тора. Төрле елларда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә җиңү яулаган танылган һәм яшь авторларның “Телсез күке”, “Дивана”, “Мулла”, “Суган чәчәге”, “Үлеп яратты”, “Парковка”, “Ишекләр”, “Томан”, “Сагынырсызмы?”, “Игезәк”, “Көзге кайтаваз”, “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” кебек әсәрләре сәхнәгә куелды. Аларның һәркайсы заман ритмы белән сугарылган һәм һәркайсында иҗатчыларны да, тамашачыларны да, шул исәптән яшь буын вәкилләрен дә борчыган темалар күтәрелгән.
“Күпер”дә вакыйгалар узган гасырның 80 нче елларында, ТАССРның бер районында, елга буенда качып диярлек утырган кечкенә бер авылда бара. Авыл халкы аерым утрау булып яшәвенә күнеккән, үзенең салмак тормыш рәвеше белән яшәп ята – “зур дөнья” яңалыкларын эшен җаваплы башкаручы, ярдәмчел почтальон алып килгән газеталар аша гына укып белә.
Шулай бервакыт авылга 100 яшьлек әбине юбилее белән котлау өчен рәсми делегация килеп төшә. Әмма юбилей (кемгәдер - көтелмәгән, ә кем өчендер – котылгысыз) суд тикшерүенә әверелә. Барысына да сәбәпче – авылдагы яңа күпер...
Спектакль авторлары «Тормышта моңарчы булмаган вакыйга» жанры аша ихлас һәм беркатлы авыл кешеләре белән бергә һәрвакыт һәм һәркем өчен дә актуаль булган мәңгелек кыйммәтләр турындагы гади һәм катлаулы сорауларга җавап эзләргә чакыралар.
Авторы
Фотогалерея