Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Ат карагы / Конокрад / Гастроли Альметьевского татарского театра

Автор: Туфан Миңнуллин

12+

Татар драматургиясенең йөзек кашы булган Туфан Миңнуллин пьесасына нигезләнгән спектакль кабат тормыш сәхнәсенең иң түрендә. Татарның күренекле улы үзенең “Ат карагы” пьесасында һәр чор өчен актуаль булган шәхес иреге һәм намус мәсьәләләрен күтәрә.

Вакыйгалар 1917-1923 елларда, зур үзгәрешләргә этәргән, хис-кичерешләр кискенләшкән, кешеләрнең чын йөзләре ачылган түнтәрелеш һәм гражданнар сугышы вакытында ерактагы​ татар авылларының берсендә бара.

Казан губерниясында ат караклары өере эш итә. Вазыйфалары төгәл бүленгән: берсе разведкага бара, икенчесе каравылда тора, өченчесе урлый, дүртенчесе исә «товарны» урманга яшерә, кемдер ат сәүдәгәре белән сөйләшә, килешә, ә кемдер кирәкле кешеләрне сатып ала. Бары тик яшь Совет хакимияте генә караклар оясын тузгыта.​

Спектакльдәге геройлар буяуларны хәтерләтәләр. Анда ачык төстән караңгы буяуга кадәр барлык төсмерләр дә чагыла. Бер-берсе белән кушылалар, битлекләрен йолкып алалар, кимчелекләрен һәм яхшы якларын ачалар.

Төп геройның прототибы тарихи шәхес. Туфан Миңнуллин әлеге пьесаны 40 томнан торган җинаять эше белән танышканнан соң иҗат итә.

Һәм менә бер гасыр элек булган вакыйгалар сәхнәдә җанлана. 100 ел узмаган да кебек. Режиссер Айдар Җаббаров гасыр чикләрен сөртеп, 21 гасырда да булуы ихтимал тарихны сәхнәгә күтәрә.​

Режиссер - Айдар Җаббаров


Please subscribe to our emails for more information about the theatre
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!