Киек каз юлы / Формулы прекрасного
Автор: Илтөзәр Мөхәммәтгалиев
Кичә 1 сәгать 20 минут бара.
Шигъри-музыкаль кичә
Тузан булып очып йөргән
Атом төше серле.
Гасырларны алдан күргән
Акыл көче серле.
Бер түтәлдә ике җимеш –
Тәме төрле-төрле.
Үзе шундый гади килеш
Тере дөнья серле.
Дип язган Гамил Афзал. Бу кичәдә әнә шул серләр белән кызыксынырбыз.
Ни өчен кайчак гади генә сүзләр белән язылган кыска дүртьюллык та тетрәндерә, ә кайбер романнар йокыны китерә? Кичәбездә әнә шул сорауларга җавап эзләрбез.
Ә идеалда кичәдә мин күрергә, мин тоярга теләгән халәтне Зөлфәт Хәкимнең хикмәтле сүзләре әйтә дә бирә:
Бер генә яшибез без монда,
Кояшлы һәм сәер дөньяда.
Атлыгып үзебез ясаган читлеккә сыярга.
Бер генә мизгелгә тукталып.
Сүрелгән күңелдә ут алып.
Бир зинһар сабырлык, яшәешь аһәңен тоярга.
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.