Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Element is not found

V «Нәүрүз» Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы

 

Фестиваль-форум Россия Федерациясендә һәм аннан читтә яшәүче төрки халыкларның иҗади элемтәләрен ныгыту һәм театраль мәдәниятләрен үзара баету максатыннан уздырыла.

Аның бурычлары:

театр сәнгатенең милли формаларын үстерү һәм театр эшлеклеләренең иҗади инициативаларына этәргеч бирү;

төрки һәм башка халыкларның театраль җәмгыятьләрендә катнашучыларны арттыру;

профессиональ аралашу һәм иптәшләрчә мөнәсәбәтләр булдыру, уртак иҗади проектлар өчен шартлар тудыру;

театр сәнгатенең заманча формалары белән танышу һәм аларны төрки халыклар театрларына кертү;

төрки халыкларның театр элемтәләрен үстерү һәм ныгыту, аларны халыкара театр процессына якынайту;

Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләренең үзара аралашуы барышында төрки халыклар театрларында эстетика дәрәҗәсен һәм куелыш культурасын күтәрү;

төрки халыклар театрлары эшлеклеләрен заманча театр технологияләренә өйрәтү;

башкару культурасын арттыру, актёрлар уенында миллилек принципларын ачыклау һәм алар ныгысын өчен кызыксындыру чаралары булдыру, үсәргә этәргеч бирү, төрки халыклар театрларының теоретик базасын баету;

милли драматургиянең иҗади үсешенә этәргеч бирү һәм аның актуальлеген ныгыту;

милли театр тәнкыйтен, театраль журналистиканы һәм PR-технологияләрне үстерү;

менеджмент һәм маркетинг, реклама тактикасы һәм стратегиясе өлкәләрендә белем арттыру һәм тәҗрибә уртаклашу, театраль продуктны сату өлкәсендә креатив технологияләргә өйрәнү.


ФОРУМ ПЕДАГОГЛАРЫ

 

Юрий Леонович АЛЬШИЦ

Педагог, режиссёр, сәнгать фәннәре докторы.


Игорь Владимирович ЯЦКО

Театр һәм кино артисты, режиссёр, Россиянең атказанган артисты.


Александр Платонович МАНОЦКОВ

Төрле жанрларда (авангардтан чиркәү музыкасына кадәр) иҗат итүче Россия композиторы. Камера һәм симфоник, инструменталь һәм вокаль сочинениеләр, кантаталар, ораторияләр; хор, вокаль ансамбль өчен музыкалар, опералар, музыкаль перформанслар авторы. 

 

Дмитрий Владимирович КОШМИН

Артист, Россия дәүләт сәхнә сәнгате институтының өлкән укытучысы, А.С.Пушкин исемендәге Бөтенроссия нәфис сүз осталары конкурсы лауреаты.

 

Мария Анатольевна БОЛЬШАКОВА

Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты.

   

Эльмира Ростиславовна КУРИЛЕНКО

Курчак театры режиссеры, педагогия фәннәре кандидаты, Новосибирск дәүләт театр институтының актерлык осталыгы һәм режиссерлык кафедрасы доценты, курчак театры бүлегенең сәнгать җитәкчесе. Новосибирск шәһәренең берничә югары уку йортында «Актёрлык осталыгы», «Режиссура нигезләре», «Мәктәптә театраль педагогика» һ.б. һөнәри дисциплиналар укыту практикасы белән шөгыльләнә. 


Нияз Рәүф улы ИГЪЛАМОВ

Театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире. Р.Игламов. «Испытание временем» (Казан, 2007) китабын төзүче мөхәррир. «Татар театры. 100 ел» (Казан, 2009) – ике томлы китап авторларының берсе. Хәзерге заман театры турында җирле һәм үзәк матбугатта, чит ил басмаларында дөнья күргән мәкаләләр, татар театры тарихы буенча 30дан артык фәнни хезмәтләр авторы. 

 

Марина Юрьевна ДАВЫДОВА

Танылган театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, театр сәнгате кураторы, арт-менеджер, заманча Көнбатыш Европа театр сәнгате өлкәсендә әйдәп баручы белгеч. «Театр» журналының баш мөхәррире, NET фестиваленең арт-директоры, Вена сәнгать фестиваленең (Wiener Festwochen) программа директоры. К.Станиславский исемендәге Халыкара театр премиясе лауреаты.

 

Надежда Сергеевна СКОМОРОХОВА

«Школа Современной Пьесы» театрында (Мәскәү ш.) куючы рәссам. 2016 елда Россия театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлый.

 

Геннадий Сергеевич СКОМОРОХОВ

Театр рәссамы. 2011 елда Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын (педагогы Н.Л.Эйдинов), 2016 елда Россия театр сәнгате институтын (ГИТИС, сценография факультеты, В.Н.Архипов остаханәсе) тәмамлый. 

   

Олег Александрович СОКОЛОВ

Иваново дәүләт университетын социология белгечлеге һәм Иваново дәүләт химия-технология университетын социомәдәни өлкәдә менеджмент белгечлеге буенча, «Нетология» интернет профессияләр институтының өстәмә һөнәри белем бирү курсларын онлайн маркетинг белгечлеге буенча тәмамлый.  Вс. Мейерхольд исемендәге үзәктә маркетинг бүлеге җитәкчесе.

 

Аделия Вадимовна ПАВЛОВА

Казан Федераль университеты профессоры. 


Екатерина Юрьевна МОЧЕНОВА

Рәссам-технолог. МХАТ студиясендә укыта. 2005-2006 еллар сезонында Зур театрның Попечительләр Советы премиясе лауреаты.

 

Марина Сергеевна АНДРЕЙКИНА

Икътисад фәннәре кандидаты, Россия театр сәнгате институтының (ГИТИС) продюсерлык һәм менеджмент кафедрасы педагогы. РФнең Дәүләт Думасы каршында оештырылган, режиссёрларның интеллектуаль хокукларын саклау турындагы законнарны камилләштерү буенча эш төркеме әгъзасы (закон 2017 елның мартында кабул ителә).

 

Елена Юрьевна КАРАСЬ

Театр белгече, театр тәнкыйтьчесе. Россия театр сәнгате институтында (ГИТИС) театр тарихы кафедрасы доценты, театраль тәнкыйть буенча курс җитәкчесе, өлкән укытучы. Төрле елларда «Алтын битлек» Милли театраль премия фестиваленең Жюри һәм Экспертлар советы әгъзасы, 2015/16 сезонда «Алтын битлек» Экспертлар советы рәисе. 2002-2014 елларда – «Российская газета»ның театраль күзәтүчесе. 

  

Александр Александрович ВИСЛОВ

Россиядә әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләренең берсе, театраль проектлар кураторы, Россия театр сәнгате институтында (ГИТИС) курс җитәкчесе. Дәүләт сәнгать фәннәре институтының «Вопросы театра» журналының редакторы. Төрле елларда «Алтын битлек» Милли театраль премия фестиваленең Жюри әгъзасы, Экспертлар советы рәисе. 

 


V «Нәүрүз» Халыкара театраль белем бирү

фестиваль-форумының махсус кунагы

Univalle Драма лабораториясе (Кали шәһәре университеты, Колумбия) 

«Чернобыль идиоты»

Федор Достоевскийның «Идиот» романы буенча

Фәлсәфи драма


Please subscribe to our emails for more information about the theatre
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!