Возвращение Тукая / Казанга Тукай кайткан
Премьера
До начала осталось:
Возвращение Тукая / Казанга Тукай кайткан
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

КОЛУМБИЯ АРТИСТЛАРЫ КАЗАНГА ЧЕРНОБЫЛЬ ФАҖИГАСЕ ТУРЫНДА СПЕКТАКЛЬ АЛЫП КИЛДЕЛӘР (ФОТО, ВИДЕО)

Чәршәмбе 30.05.2018

Камал театрында “Нәүрүз” V халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумының хедлайнеры булган “Чернобыль идиоты” спектакле бара. Көндез ул форумда катнашучыларга күрсәтелде. Кич аны Казан тамашачысы карый.
“Чернобыль идиоты” спектакленең режиссеры – Алехандро Гонсалес Пуче. Сәхнә әсәре Федор Достоевскийның “Идиот” романы буенча Чернобыль фаҗигасе фонында фәлсәфи уйланулар. Авторлар инсценировка чыганаклары буларак Светлана Алексеевичның “Чернобыль догасы” китабын һәм шунда хезмәт итүчеләрнең истәлекләрен дә күрсәтәләр.
Алехандро Пуче – Колумбия режиссеры. Ул Мәскәүдә ГИТИСта укыган, режиссура факультетын тәмамлаган. Режиссер Чернобыль трагедиясен яхшы белә, чөнки ул вакытта Минскида укыган, рус теле өйрәнгән. “Трагедия вакытында биредә идем, шуңа яхшы беләм. Князь Мышкинны Петербургтан Припятька күчерүем дә шуңа бәйле”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Алехандро Пуче спектакльдә трагедия һәм аның килеп чыгуында кем гаепле икәнлеге турында уйлануларын әйтә. “Фән гаеплеме? Трагедиядән соң тормыш бармы? Атом-төш коралы куркыныч, ә кеше үзе кайчакта куркынычрак түгелме? Спектакль шул хакта”, - ди ул.
Спектакль ике сәгатьтән артык барса да, бер тында карала. Артистлар испан телендә сөйләшә. Тамашачыга рус һәм инглиз телләрендәге тәрҗемә тәкъдим ителә.
1 июньдә “Чернобыль идиоты” спектакле Мәскәүдә күрсәтеләчәк.

Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова





Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!