Халыкара театр көне белән! (видео)
Чәршәмбе 27.03.2024
Театрга бер гашыйк булсаң, ул мәңгелек мәхәббәткә әверелә. Беренче спектакль, икенче, өченче... йөзенче... Бер башласаң, туктау мөмкин түгел. Ә артистлар өчен исә, ул - яшәү рәвеше, күңел халәте, галәм киңлеге...
Халыкара театр көне белән, дуслар! Бар нәрседән дәва бар, театрдан дәва юк!