Голубая шаль / Зәңгәр Шәл
До начала осталось:
Голубая шаль / Зәңгәр Шәл
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

«Тамашачы тамашасы» спектакле премьерасы

Җомга 14.01.2022

13 февральдә Камал театрының кече сәхнәсендә "Тамашачы тамашасы" спектакленең премьерасы була.

"Тамашачы тамашасы" — Россия өчен чагыштырмача яңа театр алымнары белән эшләнгән һәм Татарстанда дәүләт театры сәхнәсендә куелган беренче спектакль.
Шәһәрлеләр театрында персонаж һәм артист аерылгысыз, пьесалар уйналмый. Анда төрле кешеләр берләшеп ниндидер мөһим сорауларга җавап эзлиләр.
Театр тамашачысына багышланган проект барлыкка килү сәбәбе – ул Г. Камал исемендәге театрның яңа бинага күчәргә әзерләнүе. Театр үз тамашачының моңа карата фикерен белү, аның нинди үзгәрешләр көтүен аңлау өчен, театрның киләчәге турында хыяллары һәм күзаллаулары белән уртаклашырга мөмкинлек бирде.
Катнашучылар җитди кастинг уздылар һәм ике ай дәвамында режиссерлар Ксения Шачнева һәм Гөлнара Фазлыйәхмәтова җитәкчелегендә спектакль иҗат иттеләр.

Алар-12 кеше: 11 хатын кыз һәм 1 егет. Алар үзләрен театрга карата мөнәсәбәтләре турында сөйлиләр.
Аларны бер-берсе белән тик театрга мәхәббәт берләштерә. Ә тормышта алар төрле буын вәкилләре һәм һөнәри өлкәләрдә эшләүче кешеләр. Шуңа күрә, зур мәхәббәт булганга карамастан, аларның театрга тәкъдимнәре дә төрле...

БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!