ЧАЛЛЫНЫҢ 2НЧЕ ГИМНАЗИЯСЕНДӘ КАМАЛЛЫЛАР БЕЛӘН ИҖАДИ ОЧРАШУ
Пәнҗешәмбе 15.04.2021
Бүген Камал театры артистлары, ТР халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Илдус Габдрахманов, ТР атказанган артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Рамил Вәҗиев, шулай ук, Ирек Кашапов катнашында Яр Чаллының М.Вахитов исемендәге 2нче номерлы гимназиясендә иҗади очрашу үтте. Чарада 100дән артык кеше катнашты.Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыда Камал театрының традицион гастрольләре үтә. Бүген "Энергетик Мәдәният йортында " Өйләнәм.tat" спектакле күрсәтелә. Спектакльгә билетлар бер ай элек сатылып бетте.