Яр Чаллыда Фәрит Бикчәнтәев белән очрашу узды
Сишәмбе 20.04.2021
18 апрель көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында, Кече залда, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән очрашу булды. Очрашуда Мамадыштан hәм Чаллыдан килгән, театр училищесына керергә теләгән мәктәп укучылары катнашты, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Фәрит Бикчәнтәев аларның барысына да уңышлар теләде, керү имтиханнарына әйбәтләп әзерләнергә кушты.