ЯР ЧАЛЛЫДА ГАСТРОЛЬЛӘР (3 КӨН, ФОТОРЕПОРТАЖ)
Шимбә 17.04.2021
Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" Мәдәният Сараенда "Санаулы кичләр" спектаклен тәкъдим итте.Әлеге вакыйга 50нче елларның икенче яртысында була, - дип тә өстәргә мөмкин. Пьеса сугыш һәм блокада, репрессия турындагы яралы истәлекләр белән сугарылган, ул яралар төп геройны да читләтеп үтми. “Сугышка кадәр монда минем беренче мәхәббәтем яши иде”, - ди беренче сәхнәдә Ильин. “Сугыш кына була күрмәсен”, - дип тәкрарлый финалда Тамара. Әлеге конкрет тарихи вакыйгага бәйлелек XXI гасырның яшь режиссерларын куркытырга, аптырашта калдырырга тиештер кебек. Тик режиссер Айдар Җаббаров башкача уйлый. Аның өчен бу вакыйга аерым чорга бәйләнмәгән, ул - үзен көтүче Хатын-кыз янына кайткан Ир-ат хакында. Ничек монда Одиссей һәм Пенелопаны искә алмаска мөмкин? Шулай итеп әлеге гади сюжет метафорикка әверелә, ә геройлар – архетипларга. Нәкъ менә шундый караш заман тамашачысын җәлеп итәр дип уйлый режиссер. Чөнки бу вакыйга Ленинградта булмаган, Санкт-Петербургта да түгел, ә дөньяның теләсә кайсы почмагында, бәлки монда һәм хәзердер...