Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Бию пәрие / Очарованный танцем

Автор: Илгиз Зәйниев

12+

Музыкаль комедия
Спектакльнең премьерасы 2018 елның 21 декабрендә булы
Спектакль 2 сәгать 20 минут бара

“Бию пәрие” спектаклен кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсе өчен куелган тамашадан соң туды. Популяр артист гадәти форматтагы юбилей кичәсе белән генә чикләнмичә, драматург, режиссер Илгиз Зәйниевтән гомерен биюгә багышлаган кеше турында кыска гына пьеса язып, аны сәхнәгә куюын сорады. Тамаша уңышлы килеп чыкты. Алай гына да түгел, күп санлы тамашачылар, уңай фикерләрен җиткереп, спектакльне репертуарга кертүне сорадылар. Зәйниев пьесага яңа сәхнәләр өстәп язды һәм җәй көне репетицияләрне башлады.

Озак еллар югалып торганнан соң туган шәһәренә үз сәнгатенә генә табынучы биюче Сәяр Рәмиев кайта. Анда ул яшьлек мәхәббәтен очрата, яңа буын биючеләр белән таныша, үзе өчен мөһим хакыйкатьләрне аңлый. Авторның тирән фикерләре спектакльдә биюләр белән баетылган музыкаль комедия формасы аша җиткерелә.


КҮРЕГЕЗ - "БИЮ ПӘРИЕ"!. "Ялкын".

“Бию пәрие” авырткан җиреңне чеметеп тә ала, эч катканчы көлдерә дә. Əгәр алдан белгән булсам, билләһи, хәзерләнеп барган булыр идем. Ə әлегә бу тамашаны театраль-биюле шедевр дип “кенә” әйтә алам. Камал театры өчен җырлы-биюле постановкалар гадәти булса да, күп өлеше белән хореографиягә нигезләнгән спектакль — яңа күренеш. Ике пәрдәлек хореографик хыял, чыннан да, әлеге театр өчен яңа формат.

Дуслар, "БИЮ ПӘРИЕ"нә йөгерә-йөгерә, бии-бии барыгыз! 
Ильгиз Зәйниев янәдән халыкка рәхәт, җиңел, ял иттерә торган спектакль эшләгән) Афәрин сиңа һәм рәхмәт @zainievilgiz һәм театрыбыз хореографы Сәлимә апа Әминова ! "Мәхәббәт FM” бүген дә ничек аншлаг белән бара, әлеге "Бию пәрие" дә шулай булачак) чөнки әлеге премьерага кешеләр бүген дә зал тутырып килүен дәвам итә) Әлбәттә, чөнки әлеге спектакль "одноразовый" түгел! Моны бер карасаң агуланасың һәм кабат-кабат карыйсы килеп тора) Мин дә ниһаять барып җиттем әлеге спектакльгә!)) Биредә барысы да гади, рәхәт, шул ук вакытта күпме тормышчан мәгънәви сүзләр салынган) мисал өчен, бүгенге көндә һәркемгә мөһим "ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫРГА КИРӘК", "ХЫЯЛЫҢА ХЫЯНӘТ ИТМӘ", "ӘТИ-ӘНИ КАДЕРЕ", "БАЛАМ БАГАЛМАМ", "КҮҢЕЛ ҺАМАН 18дә" кебек сүзләр, спектакльнең асылы. Элвина Насибуллина.

Кечкенә чагымда биюче булырга теләгәнгәме, бу тамашаны йотлыгып карадым! Камаллылар шаккатырды! Хореография супер! Мәхәббәт, ата-ул, ана-ул тарихы да йөрәккә үтеп керде, күзләр яшьләнеп алды! Кайчандыр Тукай роле белән күңелгә кереп калган Илдус хәзер Сәйяр роле белән кабаттан яраттырды. Состав көчле! Сокланам! Люция апаны яратмый мөмкин түгел! Кыскасы, миңа "Бию пәрие" ошадыыы, мин канәгать! Карамаган булсагыз, барыгыз! Шәхсән үземнең бу спектакльне тагын карарга исәбем бар. Эльвира Шакирова.

Бу юлы «Бию пәрие» музыкаль комедиясен карадык. Искиткеч! 
Барысы шәп: постановка, актерларның уены, дәртле биюләр, моңлы җырлар! Спектакль заманчалыгы, узенчәлеге, мәгьнәле юморга байлыгы белән мине әсир итте. «Пәри биюе» - бу сезонның йолдызы. Бу бәхәссез! Регина Хисамиева.


Габдрахманов
(Абрахманов)

Илдус
Илгизәр
улы
Сәяр Рәмиев
Рәхимова
Ләйсән
Нәүфәл
кызы
Диләрә Әсхәтовна
Шайдуллин
Артур
Ралиф
улы
Сәйдәш
Мө­хәм­мәт­га­ли­ев
Илтөзәр
Әзһәр
улы
Әзһәр Соломонович
Хә­ми­то­ва
Люция
Миннәхмәт
кызы
Зәринә Салаватовна
Габдуллин
Минвәли
Габделмәннаф
улы
Шамил Фәрвазович
Хәйруллин
Искәндәр
Илдар
улы
Фоат Миндубаевич
Шәй­хет­ди­но­ва
Миләүшә
Наил
кызы
Нурфигаль Бариевна
Вәҗиев
Рамил
Камил
улы
Җәмил Бәдретдинович
Вәҗиева
(Каюмова)
Алсу
Салихҗан
кызы
Кәримә Галимовна
Бариев
Радик
Зөфәр
улы
Баһман Кочубеевич
Абашева
Айгөл
Муса
кызы
Рэха Закировна
Төх­вә­тул­ли­на
Илсөя
Җиһангир
кызы
Нәфисә
Арсланов
Айрат
Рифкать
улы

Җитәкче
Йосыпова
Мәрьям
Хәмзә
кызы
Ярдәмче
Хәмәдинурова
Гөлчәчәк
Шамил
кызы
Кыз
Гайфетдинова
Гөлчәчәк
Мансур
кызы
Кыз
Фәйзуллина
Ләйсән
Хөрмәт
кызы
Кыз
Миңнуллина
Айгөл
Альберт
кызы
Кыз
Мөдәрисова
Алинә
Рушат
кызы
Кыз
Гюльвердиева
Гүзәл
Агагардаш
кызы
Кыз
Шәкүрова
Айгөл
Эльвард
кызы
Кыз
Скоморохов
Сергей
Геннадьевич
Рәссам
Әминова
Сәлимә
Салават
кызы
Хореограф
Зәйниев
Илгиз
Газинур
улы
Режиссер
Эльмир
Низамов
Композитор
Айгөл
Зәйнуллина
Вокал буенча педагог
Резеда
Гобәева
Җыр текстларының авторы
Рамазан
Исламов
Видеоинженер
Ближайшие даты исполнения
25
апреля
Пәнҗешәмбе
19:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
25
мая
Шимбә
18:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
23
июня
Якшәмбе
18:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
06
июля
Шимбә
18:00
Театр им. Г.Камала, БОЛЬШОЙ ЗАЛ
Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!