Описание спектакля
Спектакль 2 сәгать 30 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2008 елның 28 июнендә булды.
Театр репертуарында: 2008-2012.
Кырык яшьтә гашыйк булырга мөмкинме? Инде ике тапкыр өйләнеп тә, үзенең бәхетен таба алмаган юл төзүче Марс белән бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган сәер исемле китапханәче Эльфа арасында мәхәббәт хисләре туа аламы?
Менә Марсның фатирында әле генә түшәмгә элеп куелган бәллүр люстрасы идән уртасына төшеп, челпәрәмә килә. Бу ашык-пошык төзелгән хрущевканың сыйфатсызлыгымы, ә бәлки бу вакыйга, киресенчә, әсәрнең геройларына язмыш бүләгедер. Ярсуын тыярга тырышып өске каттагы фатирның кыңгырау төймәсенә баскан Марсны ишек артында ни көтә соң?
Действующие лица
Зарипова Зөлфирә Сафа кызы
Флёра
Ибраһимова Наилә Нургазиз кызы
Флёра
Хәмитова Люция Миннәхмәт кызы
Эльфа
Йосыпова Мәрьям Хәмзә кызы
Эльфа
Мөхәммәтгалиев Илтөзәр Әзһәр улы
Марс
Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы
Марс
Вәҗиева (Каюмова) Алсу Салихҗан кызы
Венера
Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы
Венера
Мәсгутов Идрис Мөдәррис улы
Зәйнулла
Гәрәев Алмаз Әлфир улы
Мөхәммәт
Шәрәфиев Габделфәрт Әхәт улы
Зәйнулла
Әюпов Наил Галимулла улы
Зәйнулла
Авторы
Фотогалерея