Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Диләфрүз - Remake / Диляфруз - Remake

Автор: Туфан Миңнуллин

16+
Музыкаль комедия 2 бүлектә. 
Спектакль 2 сәгать 40 минут бара. 
Спектакльнең премьерасы 2010 елның 14 февралендә булды.
Театр репертуарында: 2010-2020.

 

Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” пьесасының язмышы бәхетле булды. Танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов 1972 елда сәхнәләштергән спектакль театр репертуарында үз урынын алып, туксанынчы еллар башына кадәр сәхнәдән төшмәде. Шат күңелле, шаян Диләфрүз һәм аның бер катлы егетләрен Камал театрының берничә буын иң популяр артистлары башкарды. Егерме елдан артык вакыт узып китсә дә музыкаль комедиягә карата тамашачының кызыксынуы кимемәде. Әмма яңа дәвер килде, пьеса геройлары яшәгән ил дә таркалды. Спектакльнең иң төп интригасы – Диләфрүз рәсеме төшерелгән “Азат хатын” журналы да  башта басылудан туктады, ә аннан соң башка исем белән чыга башлады. 
Яңа гасыр тормышыбызга чагыштырмача тотрыклылык алып килде. Димәк, хәзер бу комедиягә, ситуацияләрдән һәм характерлардан чыгып, жанрның классикасы итеп карарга да була. Ләкин пьеса иҗат ителгән чорның тарихи контексты “Диләфрүз”нең текстына котылгысыз килеп керә. Бүген кешеләр күңелендә эчкерсезлек кимеде, бәхетле авыллар бетте, усаллык артты, мөнәсәбәтләрнең чисталыгы һәм гадилеге югалды... Режиссер тәкъдиме белән драматург, әсәренең үзенчәлекле төп идеясен саклап, бүгенге көнгә яраклаштырып remake язарга риза булды. Бикчәнтәев рольләрне театрның популяр яшь артистларына тапшырып, сәхнә белән зал мөгамәләсенә басым ясап  – тамашачыны спектакльнең тулы хокуклы катнашучысы була алырлык итеп, һәм, шул ук вакытта, комедиянең иронияле яңгырашын да көчәйтеп җырлы-биюле тамаша иҗат итте.  
     
Көннәрдән бер көнне авылның иң чибәр кызы Диләфрүзнең рәсеме төшкән “Рlауbоу” журналы егетләр кулына килеп эләгә...


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!