РусТатEng
ТӘКЪДИР/ЖИЗНЬ ЕСТЬ СОН
Автор: Педро Кальдерон (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе)
Драма 2 бүлектә. 
Спектакль 2 сәгать 20 минут бара. 
Спектакльнең премьерасы 2008 елның 10 гыйнварында булды. 


             Кешенең тәкъдире–күкләр тарафыннан алдан ук язып куелган. Испаниянең җаны-тәне белән котолик булган драматургы Кальдерон моны “Тормыш – төш күрү” дигән әсәре белән исбатларга алына һәм үзе дә аңламастан тормышның тәкъдир кысаларына гына сыймавын ачып сала. Корольгә күрәзәче: синең улың дәүләтегезгә бәла китерәчәк дип юрый. Рәхәт тормыштан баш тартырга теләмәгән король һәм аның якыннары король улы принц Сехисмундоны мәңгелек төрмәгә ябалар. Күп еллар үткәч намусы уянган ата улымны тереләй күмдем бәлкем күрәзәче ялгышкандыр дип улып иреккә чыгара. Аның принц булуын ача. Тоткынлыкта кешелек хисләре тупасланып беткән принц, кулына килеп кергән чиксез власть белән нишләр?..
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра