РусТатEng
Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих Тарих

“Милли театрыбызның мәдәни шәкелгә керүен, театр сәнгате гражданлык алып, 
уйнаучыларның да, театрга язучыларның да 
күбәюен һәм камилләшүен телим”.
Г.Камал, 1913 ел

“Театр — кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, 
һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый.
Милли театр бигрәк тә”.
М.Сәлимҗанов, 1996 ел


Татар театрына 100 ел. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Рус драматургы А.Н.Островский фикере белән әйткәндә, театр оешу – милләтнең камиллеген, өлгереп җиткәнлеген раслаучы зур тарихи вакыйга ул. Россиядә театр сәнгатенең XVIII гасыр урталарында мәйданга чыгуын искә алсак, империя биләмәләрендә туган милли театр өчен 100 ел аз тарих түгел. Гәрчә үткәнебезне барлаганда, без, халкыбызның бай мираслы, әдәбиятлы булуы белән бергә, асылда бик борынгыдан җор, тапкыр, үткен һәм шук телле, җыр-моңга, уен-тамашага һәвәслеген дә күрербез. Аулак өйләр, сабантуйлар — моның ачык мисалы. Шуңа да кешенең бар осталыгын, сәләтен күрсәтүгә корылган сабантуй бәйрәме үзенең миллилеген югалтмыйча, бүген дөнья мәйданына чыгып бара.
Татар театры турында да нәкъ шуны әйтергә мөмкин. Россия чикләрен каплаган “тимер пәрдә”ләр ачылу белән, милли театр үзенең бер гасырлык мирасын чит ил тамашачыларына да җиткерә башлады. Германия, Финляндия, Төркия, Бөекбританиядә узган уңышлы гастрольләр — бүгенге татар театрының дөньядагы иң мәшһүр, зур тарихлы театрлардан калышмый гына түгел, ә бәлки алар дәрәҗәсендә иҗат итүен исбатлады. Димәк, милли театрыбыз 100 еллык зур юбилеена мактауга, данга лаек булып килеп иреште.

Ил тарихы, халык язмышы белән бергә үрелеп барган театр биографиясендә XX гасырдагы иң әһәмиятле вакыйгалар урын алган — җиңүләр һәм фаҗигаләр дә, казанышлар, табышлар һәм югалтулар да җитәрлек анда. Бу иҗади эшчәнлектә дистәләгән, йөзләгән фидакарь, талантлы режиссер, драматург, артист, рәссам, музыкант һәм театр сәнгатен тудыручы башка һөнәр ияләре катнашкан. Бу кереш мәкаләдә кыскача театрның оешу, аякка басу, үсү, җитлегү чорларына кагылышлы кайбер әһәмиятле адымнар һәм баскычларны телгә алыйк.


Татар театры барлыкка килүдә тәүге адымнар

XIX гасырның икенче яртысында татар дөньясында рус театры үрнәгендә милли драматургия һәм театр белән чын мәгънәсендә кызыксыну башлана, шуны кайгыртучы алдынгы фикерле әдәбият эшлеклеләре мәйданга килә. 1887 елда Габдрахман Ильяси тарафыннан “Бичара кыз” исемле беренче пьеса языла һәм өй шартларында куела да. Бер елдан соң Фатих Халиди “Рәдде бичара кыз” драмасы белән бу өлкәдә икенче адым ясый. 1899 елда булачак мәшһүр драматург Галиәсгар Камалның беренче әсәре булган “Бәхетсез егет” драмасы нәшер ителә, бер үк вакытта Гаяз Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш” пьесасы да укучыларга барып ирешә. Мөгаллим, шәкерт, приказчик, гимназист яшьләр катнашында мәдрәсәләрдә, укымышлы гаиләләрдә өй шартларында спектакль-тамашалар уйнала башлый.

1905 елгы Беренче рус революциясе мәгърифәткә, мәдәнияткә, рухи иреккә омтылган зыялыларыбыз өчен, димәк, гомумән татар халкы өчен дә, Тукай сүзләре белән әйтсәк, күңелләрдә йоклаган дәртне уятучы, яктылыкка, нурга илтүче зур этәргеч була. Милли матбугатка юл ачыла, татарча әдәби-музыкаль кичәләр ешая. Мәдәният үсешен чагылдырган мондый күренешләр халкыбыз яшәгән бик күп төбәкләрдә — Уфада, Оренбургта, Әстерхан, Орск, Уральск һ.б. шәһәрләрдә күзәтелә. Казандагы “Шәрекъ клубы”на (Татарстан урамы, 8 нче йорт) шимбә саен татарның укымышлы, зыялы яшьләре җыела. Шушы мәдәният учагына җыелган тамашачылар өчен тәүге һәвәскәр спектакльләрне оештыручылар да, катнашучылар да тарихта “шимбәчеләр” исеме белән танылган алдынгы яшьләрдән гыйбарәт. Татар театры тууга, аның дөрес юнәлеш алуына Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов кебек талантлы яшь әдипләрнең тәэсире һәм ярдәме гаять зур була. 
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.


“Сәйяр” труппасы оешу

1907 елның язында Оренбургта әле 1905 елда ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган “Галимлек вә наданлык” (А.Островский буенча) һәм “Морад Сәлимов” (Ф.Халиди) спектакльләре уйнала. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — профессиональ татар театр труппасының яши башлавы була.

Соңрак Түбән Новгородта труппага “беренче татар артисткасы” булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм үзе исән чагында ук “татар театрының атасы” дип йөртеләчәк, тарихка артист, режиссер, “Сәйяр” труппасының җитәкчесе Габдулла Кариев булып керәчәк 21 яшьлек Миңлебай Хәйруллин кабул ителә. “Сәйяр” — 1908 елда труппага Г.Тукай кушкан исем (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул халкыбыз яшәгән һәр төбәктә — Мәскәү, Санкт-Петербург, Баку, Уфа, Идел буе, Урал, Себер, Казахстан, Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә.
1918 ел ахырына кадәр “Сәйяр” исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10–12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр.
Драматурглар Г.Камал, Г.Исхакый, Ш.Камал, М.Фәйзи, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, Мольер, Ф.Шиллер, У.Шекспир, Н.Гоголь, А.Чехов, М.Горький, А.Островский әсәрләрендә Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Н.Сакаев, В.Мортазин-Иманский, Г.Болгарская, Ф.Сәмитова, Б.Болгарский, Ф.Ильская, К.Шамил, З.Солтанов, Н.Таҗдарова, Н.Арапова, Ә.Кулалаев, Г.Мангушев, Камал I, Камал II, С.Байкина, Ш.Шамильский, Ә.Синяева, С.Айдаров кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (монда “Сәйяр” труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н.Зимовой, А.Михайленко, А.Загорский, М.Громов һ.б. рус режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.


Татар театрының ил күләмендә танылуы

1912 елда С.Гыйззәтуллина-Волжская “Сәйяр” төркеменнән китеп, Уфада “Нур” исемле — икенче татар театры труппасы оештыра. Оренбург шәһәрендә 1915 елда В.Мортазин-Иманский җитәкчелегендә татарча өченче театр — “Ширкәт” труппасы эшли башлый. Шулай итеп, 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта.

1917 елгы революциягә Г.Кариев җитәкчелегендәге “Сәйяр” артистлары Россия күләмендә даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәтен казанып, матди яктан да иркен сулыш алган труппа булып килеп керә. Бу вакытта театрга махсус бина булдыру чаралары да күрелә башлый. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар алып килә. Кыска гына арада берничә исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә.


Беренче дәүләт театры төзелү

Гражданнар сугышы елларында артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр; Урта Азиядәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары була. 
1922 елда асылда “Сәйяр” труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул “Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры” дип атала, аның җитәкчесе итеп Г.Кариевның шәкерте — артист, режиссер, драматург К.Тинчурин билгеләнә. 1926 елда театр Академия исеменә лаек була, ә 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә. 
1920–1930 еллар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург Ф.Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: “Безнең театрда ... романтизм да, футуризм да бар, ләкин театрның 99 проценты — реалистик”. Халык тормышыннан алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан У.Шекспир әсәрләре, чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына ярдәм итә.
1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. 1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар Галия Булатова, Галия Нигъмәтуллина, Галия Кайбицкая, Хәким Сәлимҗанов кебек яшь талантлар белән тулылана. 1930 елда театрыбыз Мәскәүдә СССР халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә. 1928 елда татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13 нче йорт).


Музыкаль драма үсеше һәм яңа театрлар ачылу

1920 еллардагы татар театрының иң әһәмиятле үзенчәлеге — музыкаль әсәрләр куюга йөз тоту. Татар театр сәхнәсендә беренче профессиональ композитор Солтан Габәши башлап җибәргән эш — спектакльләрне музыкаль яктан бизәү — тагын да көчәйтелә. К.Тинчурин татар тамашачысының җырны әсәрләргә мәхәббәтен яхшы тоеп, драматургиядәге иҗаты белән дә, режиссер һәм җырчы артист сыйфатында да музыкаль драма жанрын үстерүгә зур өлеш кертә. 1922 елда музыка бүлегенә җитәкче итеп талантлы композитор Салих Сәйдәшев чакырыла. Музыкасын ул язган “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Наемщик”, “Кандыр буе”, “Талир тәңкә” спектакльләрендә С.Айдаров, Г.Кайбицкая, Р.Кушловская, С.Садыйкова кебек артистларның җыр таланты тагын да ачыла. Академия театрында туган музыкаль драма жанры татар опера театры оешуга турыдан-туры этәргеч була. 1925 елда театрда куелган “Сания” исемле беренче татар операсында күп кенә драма артистлары катнаша. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясен тәмамлап кайткан яшь көчләр нигезендә (алар арасында драма артистлары да була) 1939 елда Казанда опера театры оеша. Бу ике театр 1956 елга кадәр бер бинада иҗат итәләр.

1933 елда Академия театрының филиалы — Татар дәүләт күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) оештырыла. Шулай ук, 1936 елда Минзәләдә, 1944 елда Әлмәттә татар дәүләт драма театрлары эшли башлый.

Театрның Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге

Театрның Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге күпкырлы. Артистларның күбесе фронтка алына. Яшь артистлар Г.Газизов, Ә.Йосыпов, Х.Кәтиев, Ф.Камал яу кырында ятып кала. Сугыш чорының авыр шартларында кабатланмас талантлар Ш.Шамильскийның, Н.Арапованың гомерләре вакытсыз өзелә. Р.Җиһаншина, И.Гафуров, Р.Тәминдарова, Р.Ибраһимова, Ш.Сарымсаков, С.Вәлиев-Сульва, К.Тумашева концерт бригадалары составында төрле фронтларда сугышчыларга хезмәт күрсәтәләр. Госпитальләрдә дежур тору, авыл хуҗалыгына булышу, фронт файдасына планнан тыш концерт-спектакльләр кую белән бергә, кыенлыкларга бирешмичә, театр коллективы, иң мөһиме, киеренке иҗат эше дә алып бара. 1941–1945 елларда театрда барлыгы 23 премьера күрсәтелә. Классика җәүһәрләре “Король Лир”, “Яшенле яңгыр”, “Печән өстендәге эт”, “Хуҗа Насретдин”, шулай ук сугыш темасына язылган, халыкның фидакарь хезмәтенә, батырлыгына багышланган “Мәрьям”, “Миңлекамал” кебек спектакльләр халыкка рухи көч бирүче иҗат казанышлары була. Бу изге тема театр репертуарыннан беркайчан да төшеп тормый. “Тормыш җыры”, “Муса Җәлил”, “Моңлы бер җыр”, “Бер төн”, “Тол хатыннар, тол кызлар”, “Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз”, “Ике сәгать, бер гомер”, “Яра”, “Телсез күке” спектакльләре шуның күренекле үрнәкләре.
1944 ел. Сугыш дәвам итүгә карамастан, татар театры өчен югары белемле артистлар әзерләү максаты белән Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС) татар студиясе ачыла.


Данлыклы 60 еллар буыны

О.Пыжова, М.Чистяков һ.б. мәшһүр педагоглардан сәхнә серләренә өйрәнеп, 1950 елда Академия театрына яшь артистлар П.Исәнбәт, Р.Бикчәнтәев, Г.Камалова, Ш.Әсфәндиярова, А.Галиева, Д.Ильясов, А.Хәйруллина, А.Харисова, Р.Әхмәрова һ.б. килеп кушыла, бу талантлы төркем татар театрын яңа баскычларга күтәрә. Югары театр уку йортларында махсус белем алган тагын өч милли студия татар сәхнәсе тарихында лаеклы урын алып тора. Болар — Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесында (1956–1961, 1984–1988), шулай ук Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтында: (1968–1973 еллар) белем алган Р.Таҗетдинов, Р.Шәрәфиев, Н.Ихсанова, Ә.Шакиров, Н.Дунаев, Г.Исәнгулова, Ф.Әхтәмова, И.Әхмәтҗанов, Ш.Бариев, Г.Шәрәфиев, И.Төхвәтуллина, И.Габдрахманов, М.Юсупова һәм башкалар. Милли студияләрдә тәрбияләнгән бу артистларның иҗатыннан тыш театрның элеккеге һәм бүгенге репертуарын күз алдына да китереп булмый.
1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Г.Камал исемендәге театр зур уңыш казана. Режиссерлар Ш.Сарымсаков, Г.Юсупов, К.Тумашева, Р.Тумашев, Х.Уразиков, В.Бебутов сәхнәләштергән төрле жанрдагы, төрле чорны сурәтләгән иң яхшы алты әсәр — “Зәңгәр шәл”, “Хуҗа Насретдин”, “Шомлы көннәр”, “Миңлекамал”, “Зифа”, “Король Лир” спектакльләрендә уйнаган артистларның күбесенә мактаулы исемнәр бирелә. Шул җөмләдән төп рольләрне башкаручы артист Хәлил Әбҗәлилов, театр тарихында беренче булып, “СССРның халык артисты” дигән мактаулы исемгә лаек була (бу исем төрле елларда артистлар Фуат Халитов, Габдулла Шамуков, Шәүкәт Биктимеров, режиссер Марсель Сәлимҗановка да бирелә), ә театр шул чор өчен иң югары саналган — Ленин ордены белән бүләкләнә.

1958 елда режиссер Ш.Сарымсаков сәхнәләштергән К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” спектакле шул елны гына гамәлгә кергән Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән беренче сәнгать әсәре булып тарихка керә. Төрле елларда Тукай исемендәге премия Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт”, Ч.Айтматовның “Гүзәлем Әсәл”, Т.Миңнуллинның “Хушыгыз” спектакльләрен сәхнәләштергән иҗат төркемнәренә, шулай ук режиссер М.Сәлимҗанов, актерлар Р.Шәрәфиев һәм И.Әхмәтҗановка бирелә. 1950–1960 елларда театр тормышында, алда әйтелгән уңышлар белән беррәттән, чын драматургиягә һәм заманча режиссурага мохтаҗлык сизелә. “Спектакльләрдә халыкның үткәнен күрсәтүдә ирешелгән тирәнлек, осталык бүгенге көн образларын тасвирлаганда кулланылмый, җитенкерәми”, — диелә театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан ул еллар матбугатында. Әлбәттә, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Ф.Сәйфи-Казанлы, М.Мутин кебек хөр фикерле театр даһиларының шәхес культы елларында юк ителүе, репрессия аркасында күп режиссерларның чит шәһәрләргә таралуы да татар сәхнәсенең мөмкинлекләрен чикләгәндер, шулай ук исән буыннарның иҗат психологиясенә дә күләгә булып төшкәндер. Чөнки ил күләмендә дә кыю карашлы, заманча фикер йөрткән иҗади шәхесләргә — драматургларга, режиссерларга кытлык сизелә. Һәм ниһаять, мәйданга яңа буын килә,  бу — данлыклы 60 нчы еллар буыны.


Режиссер Марсель Сәлимҗанов чоры

1966 елда театрның баш режиссеры итеп Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган Марсель Сәлимҗанов билгеләнә. 1966–2002 еллар театр тарихына бөек реформатор, талантлы режиссер һәм педагог, СССРның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты, театр сәнгатенең иң югары бүләге “Золотая маска” премиясенә лаек булган М.Сәлимҗанов эпохасы булып кереп калыр. Репертуарның һәм режиссураның яңаруы күп меңләгән тамашачыларны кабат театр залларына тартып китерә. Бу дәвердә Галиәсгар Камал театрында, милли бай традицияләребезне дәвам иттергән хәлдә, заман таләпләренә җавап бирерлек йөзләгән спектакль куела. Труппа Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә иң күренекле театрлар дәрәҗәсенә күтәрелә. Татар, рус, чит ил драматургиясе әсәрләре буенча куелган спектакльләрнең күбесе төрле фестивальләрдә, смотрларда катнашып югары урыннарны яулый. Режиссерның һәм аның рухи кыйбласына якын булган иҗатташ драматург дуслары — Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, Ш.Хөсәенов, Х.Вахит, соңрак З.Хәким, М.Гыйләҗев һәм башка авторларның тыгыз элемтәдә иҗат итүләре “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Моңлы бер җыр”, “Өч аршын җир”, “Әни килде”, “Күрәзәче”, “Баскетболист” кебек репертуарның алтын фондын тәшкил иткән сәхнә әсәрләре тудырды.

Торгынлык елларында, аеруча егерменче гасырның соңгы чирегендә, Россиядә генә түгел, Татарстанда да милли мәктәпләр күпләп ябылган чорда татар театры халкыбызга телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм иткән рухи чыганак булып торды. 1989 елда театрда оешкан “Балачак” студиясенең дистә елдан артык уңышлы эшчәнлеге моның ачык мисалы. Бу чорда иң өлкән буын артистларын – Рәшидә Җиһаншина, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Вера Минкина, Рауза Хәйретдинова, Асия Галиева, Рауза Әхмәрова, Әнвәр Гобәйдуллин, Һидаят Солтанов һ.б. берләштергән “Инсаният” труппасы төзелү дә репертуарны тулыландырып, театр иҗатының күркәм бер үзенчәлеген хасил итте. 
1990 еллардагы “үзгәртеп кору” сәясәте совет режимы тарафыннан юк ителгән күп кенә талантлы шәхесләрнең исемнәрен халкыбызга кире кайтарды. Күренекле әдип, драматург, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый әсәрләренең режиссер П.Исәнбәт тарафыннан бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелүе, зур вакыйгага әйләнеп, халыкның милли үзаңын ныгытуда әһәмиятле бер адым булды.

1986 елда Казан шәһәре үзәгендә Г.Камал театры өчен махсус төзелгән ике тамаша залы булган яңа бина кулланылуга тапшырылды (Татарстан урамы, 1 нче йорт). Йөз еллык юбилейга әзерлек уңаеннан соңгы 3–4 елда бу бинада сәхнә җайланмаларын, яктырту һәм тавыш көчәйтү, шулай ук синхрон тәрҗемә системаларын яңарту, төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды, республика хөкүмәте ярдәме белән чит илләрдән заман таләпләренә җавап бирерлек җиһазлар кайтартылды.


Театрның бүгенегесе

Татар театрлары өчен артистлар, алда әйтелгән милли студияләрдән тыш, 1960 нчы еллардан алып даими рәвештә, Казан театр училищесы базасында тәрбияләнә. Актерлык осталыгы дәресләрен, нигездә, Г.Камал исемендәге театр артистлары һәм режиссерлары алып бара. Бүгенге көндә театрның төп көчләрен тәшкил иткән артистлар — Н.Әюпов, Х.Җәләлов, Д.Нуруллина, Н.Ибраһимова, И.Хәйруллин, И.Мәсгутов, А.Хафизов, А.Гайнуллина, Р.Мотыйгуллина, З.Зарипова, Ф.Әкбәрова, Д.Касыймов, Ә.Хисмәтов, Р.Төхвәтуллин, Л.Хәмитова, В.Шакирова, Н.Юкачев, Р.Юкачева, М.Ибраһимов, Ф.Сафина, О.Фазылҗанов — һәм башкалар татар театр мәктәбенең дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрделәр.

1990 елда татар театр сәнгатен югары белемле кадрлар белән тәэмин итү юнәлешендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында театр җитәкчелеге ярдәме белән, профессиональ театрлар өчен артистлар һәм режиссерлар хәзерләү бүлеге ачылды. Бүген бу уку йортын тәмамлаган артистлар — И.Хәйруллин, Ф.Җиһаншин, Р.Бариев, И.Мөхәммәтгалиев, М.Габдуллин, М.Шәйхетдинова, Р.Вәҗиев, Ф.Сафин, А.Каюмова, Л.Рәхимова — театрда репертуар тотучы иҗат көчләре булып үстеләр.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев үзенең остазы М.Сәлимҗановның эшен дәвам итеп, 2002 елдан баш режиссер вазифасында театрны җитәкли. Бүгенге көндә Бикчәнтәевның укучылары театрның төп яшь көчләрен тәшкил итә: Э.Талипов, И.Закиров, Н.Хәйруллина, Г.Хамадинурова, Г.Гәйфетдинова, А.Сабирҗанов, А.Гәрәев, Л.Фәйзуллина, И.Зәйниев, И.Кашапов, Р.Шәмсуаров, Г.Минакова, Ф.Мөхәммәтҗанов һ.б яшьләрне тамашачылар шундук үз итте, яратты. М.Сәлимҗановның икенче бер укучысы Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закиров 1985 – 2012 елларда данлы театрның абруйлы директоры булып хезмәт итте. Шамиль Зиннур улы вакытсыз арабыздан киткәннән соң, 2012 елда театрның директоры итеп Илфир Якупов билгеләнде. Театр егерме беренче гасырга ышанычлы адымнар белән килеп керде. Үзенең яңа 100 еллыгын яңа уңышлар, яңа планнар белән башлап җибәрде. Бүгенге татар театры халкыбызның милли традицияләрен югалтмыйча, шул ук вакытта сәхнә сәнгатебезне заманча яңа эстетик алымнар белән баетып иҗат итүче, Камаллар, Кариевлар, Тукайлар күрергә хыялланган чын тормыш мәктәбе ул. Татар театры алга таба да Татарстан һәм Россия җирендәге, шулай ук, бөтен дөньядагы татар халкын үз иҗаты белән берләштереп, милләтебезне, аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итәр дигән өмет белән яшибез без.

Луара Шакирҗан, 
Татарстанның халык артисты

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра