РусТатEng
ӨЧ СЕҢЕЛ/ТРИ СЕСТРЫ
Автор: Антон Чехов

Рольләрне башкаралар

Драма 2 бүлектә. 
Спектакль 2 сәгать 50 минут бара. 
Спектакльнең премьерасы 2006 елның 2 апрелендә булды.

             Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең рус классик драматургы А.П.Чехов иҗатына беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итүе түгел. Татар тамашачысы хәтерлидер, Мәскәүдә узган “Подиум–95” фестивалендә ул сәхнәләштергән “Акчарлак” спектакле зур уңыш казанды, 1996 елда бу спектакль Германиядә узган Халыкара театр фестивалендә дә катнашты. Ә менә бүген татар театрының зур сәхнәсендә “Өч сеңел”. 
            Хәрби гарнизон урнашкан ерак  провинциаль шәһәрдә өч бертуган Ольга, Маша һәм Ирина сагышлы һәм ямансу тормыш итәләр. Шушы чиксез моңсулык хөкем сөргән мохитта уртанчы сеңел Маша белән офицер Вершининның, кече сеңел Ирина белән барон Тузенбахның мөнәсәбәтләре аларда өмет чаткылары уята. Әмма озакка түгел. Хәрби оркестр тына, полк та шәһәрдән китә. “Мәскәүгә, Мәскәүгә!” – бу сүзләр А.Чехов драмасы геройларының  тормышка ашмас бер хыялы булып кала.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра