Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Книги

"ФАНИС ЗИГАНШИН БЕЗ МАСКИ"

Книги

"ФАНИС ЗИГАНШИН БЕЗ МАСКИ"

  • Электронное

    300 руб.
  • Материальное

    300 руб.
Описание

Сүз белән теләсә нәрсәне сурәтләп була. Ләкин актёрны сурәтләве авыр. Ул артык мәһабәт, чиктән тыш колачлы, ә иң мөһиме – төрле. Фәнис Җиһаншадай пәһлеван шәхес икән, бигрәк
тә. Буендамыни эш! Аның күңеленә ничәмә-ничә роль сыйган. Ничә мең сүз язылган, ничә образ җыерчыклар калдырып узган, үзәккә үткән. Актёр үзәгенә. Сүз дә юк, күп артистларыбызның күңелендә сакланадыр ул олпат коллекция, ләкин Фәнис Җиһаншаның диапазоны кабатланмас. Ул тудырган образларның төрлелеген, төсмерләрен, тирәнлеген үлчәп исәпләсәк, зигзаглар, акылга сыймаслык катлаулы геометрик фигуралар килеп чыгар иде. Шуларга аның актёр гына булмавын, ә тагын сценарийлар язучы, сүз остасы, алып баручы, диктор һәм башка иҗади һөнәрләрен дә кушсак, сүз белән сурәтләве җиңелләрдән булмаган янә бер дөнья пәйда була.
Һәм мин бар булган мәгълүматны кочакладым да, берәм-берәм экспозицияләргә тезеп... музей ачарга булдым. Фәнис Җиһанша музеен. Көтелмәгән яңалык, шулай бит? Монда тарихи фотолар, кадерле экспонатлар, үзенчәлекле әйберләр бихисап булачак. Тик уйламагыз: бу гадәти музей түгел. Монда традицион музейларга хас тузан катламнары юк, саф җил исә.
Искелек, тоныклык юк, кая карама, яктылык, кояш нурлары җемелди. Акчарлаклар
тавышы... Әлбәттә инде, музей – диңгездә! Музей-кораб. Сөекле театрыбыз кораб бинасында серле Кабан ярында чайкалса, Фәнис Җиһаншаныкы киң һәм иксез-чиксез диңгездә йөзә. Кайчандыр аздан гына географ булмый калган кеше күңеленә кораб символы якындыр, минемчә. Диңгез җиле бигрәк тә. Ул үзе дә сәяхәтләргә гашыйк, корабларга утырып, күп кенә илләрне гизгәне бар.
Үзе турында сөйләгән интервьюларында ул шаккаттыргыч ябык, сүзгә саран. Ә тормышта тирә-юньдәге һәркемгә ачык, мөлаем, киң күңелле. Тик шулай да нинди ул –
БИТЛЕКСЕЗ Фәнис Җиһанша?!
Бу турыда үзе сөйләр.
Ихлас, эч кер сез ис тәлеклә рен укып, фотографияләрен карап, йөзләгән битлеген кырыйга куеп торган бөт енләй башка бер шәхесне ачарсыз. Бәлки, аның белән ничә еллар буе
театрда янәшә атлаган иҗатташ дуслары да аны өр-яңа яктан ачарлар. Ә хәзергә
хыял дөньябызда урын алган һәм сезнең фантазиягез кырында җанланам дип торган
музей бинасына рәхим итегез. Кораб сезне көтә.
Энҗе Ибраһимова.

obl Зиганша_2.jpg

Популярные в разделе
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!