Свет моих очей / Җанкисәккәем
До начала осталось:
Свет моих очей / Җанкисәккәем
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА 111 СЕЗОННЫҢ БЕРЕНЧЕ ПРЕМЬЕРАСЫ

Җомга 19.08.2016

8 һәм 9 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 111 сезонның беренче премьерасы - татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектакле. Спектакльнең режиссеры - Георгий Цхвирава (Омск академия драма театрының баш режиссеры).

"Җилкәнсезләр" спектакле - режиссер Цхвираваның Камал театрындагы икенче эше. 2004 елда режиссер грузин язучысы А.Цагарели пьесасы буенча "Ханума" спектаклен сәхнәләштергән иде.
"Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" пьесасындагы темалар миңа хәзерге заман өчен дә бик актуаль тоелды. Бүгенге көндә дөньяда тынгысызлык күзәтелә. Социаль нәфрәт соң чиккә җиткән чорда үткәннәргә күз салу зарур. Көн кадагындагы сорауларга җавап бирү өчен дә, киләчәкне ачык күрү өчен дә үткәннәрне барлау кирәк",- ди спектакльнең режиссеры Георгий Цхвирава.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов та пьесаның актуальлеген ассызыклый: "Без бугенге көндә ниндидер караңгы сюжетлар бусагасында торабыз. Бәлки бар да җайланыр, тик әлегә кадәр Россиядә бернәрсәнең дә үзеннән-үзе хәл ителгәне юк. К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр" пьесасында нәкъ шундый вакыт - ниндидер кискен вакыйгалар башланыр алдыннан була торган чор сурәтләнә. Бүгенге вәзгыятьтә әлеге пьеса буенча куелган спектакль төрле тыюларга да юлыгырга мөмкин, тик Г.Цхвирава, акыллы һәм тәҗрибәле кеше буларак, тамашачыны шаккатыру белән мавыкмыйча, тирән һәм көчле спектакль тудырыр дип ышанам".

Спектакльдә Камал театрының әйдәп баручы артистлары катнаша: Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев, яшь артистлар Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Алмаз Гәрәев, Айгөл Миңнуллина, Алмаз Сабирҗанов, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров, Ирек Кашапов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Айгөл Абашева.

"Җилкәнсезләр" спектакленең премьерасы 2016 елның 8-9 октябрендә Камал театрының Зур сәхнәсендә. Билет алырга, kamalteatr.ru, 293-03-74.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!