Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

МӘСКӘҮДӘ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ ҮТТЕ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Җомга 19.08.2016

18 августта Мәскәүнең татар мәдәнияте үзәгендә (Асадуллаев йорты) данлыклы татар драматургы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган музыкаль кичә үтте. Әлеге театральләштерелгән программа татар театрының 110 еллык юбилее кысаларында үткәрелде. Кичә “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле куелуга 40 ел булуга багышланды.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан әзерләнгән әлеге чараның программасы 2012 елда арабыздан киткән данлыклы драматург Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырлардан төзелгән иде. Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллинның 40дан артык пьесасы буенча спектакльләр куелган. Музыкаль кичәдә “Әниләр һәм бәбиләр”, “Ай булмаса йолдыз бар”, “Җанкисәккәем”, “Гөргөри кияүләре”, “Галиябану”, “Диләфрүзгә дүрт кияү” һ.б. спектакльләрдән җырлар яңгырады. Кичәдә Камал театры артистлары катнашты: Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина) һәм Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, яшь артистлар Гүзәл Гөлвердиева, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Раил Шәмсуаров һәм башкалар.

Кичәдә шулай ук Татарстанның халык артистлары Лаура Шакирҗанова, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәтов, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Туфан Миңнуллинның кызы – Әлфия Юнысова катнашты. Кайбер легендар спектакльләрдән җырларны Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова һәм күп кенә бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты  Айгөл Хәйри башкарды.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!