Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Казанда “Нәүрүз” фестивале тәмамланды

Шимбә 12.06.2021

Кичә Татарстан башкаласында Төрки халыкларының XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале тәмамланды. Фестивальнең соңгы көнендә Тыва, Төркмәнстан, Чувашия, Таджикстан, Хакасия һәм Татарстан театрлары сектакльләр күрсәтте. Узган елгы форумда эшләнгән “Тугыз хатка сыйган роман” ZOOM-спектакленең премьерасы үтте. Түгәрәк өстәлдә тәнкыйтьчеләр фестивальгә нәтиҗәләр ясады.

Фестивальнең матбугат үзәгендә “Нәүрүз”гә чакырылган тәнкыйтьчеләр катнашында түгәрәк өстәл үтте. Алар барлык спектакльләрне карадылар һәм бәя бирделәр. Чарада театр тәнкыйтьчесе, Мәскәү курчак театры матбугат сәркатибе Анна Казарина (Мәскәү), театр тәнкыйтьчесе һәм журналист Мария Кожина (Мәскәү), театр тәнкыйтьчесе, Мәскәү яшь тамашачылар театрының әдәби бүлек мөдире Владислава Куприна (Мәскәү), журналист һәм театр тәнкыйтьчесе Ольга Фукс (Мәскәү), театр тәнкыйтьчесе Алексей Пасуев (Санкт-Петербург) һәм театр тәнкыйтьчесе, фестивальнең программа дитректоры Нияз Игъламов катнашты. Бу хакта тулырак.

Камал театрының Зур залында Тыва республикасы В.Кок-Оола исемендәге Милли музыкаль-драма театрының “Тараа” спектакле онлайн күрсәтелде.

Спектакль бер арат гаиләсенең язмышы турында. Ел уңдырышлы килә. Суван гаиләсе кырда уңыш җыю белән мәшгуль. Гаилә башлыгы үз үрнәгендә улларына күчмә халыкның зирәклеген, традицияләрен, тәҗрибәләрен тапшыра. Аларда җирне, икмәкне кадерләү хисе тәрбияләргә тырыша. Ул арада Тувага Бөек Октябрь инкыйлабы килеп җитә.

Ольга Фукс, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Бу традицион спектакль. Сюжет аңлаешлы. Спектакль психологик театр белән реалистик, традицион, музыкаль театр чигендә тора. Сөйләүче-картның сөләме башкалардан аерыла, ул җыр кебек көйли. Телнең музыкальлеген тыва театрына катнашы булмаганнар да ишетә. Режиссер А.Блокның “Унике” поэмасын бик урынлы кулланган. Мин әллә ни гаҗәпләндем дип әйтә алмыйм, мондый спектакльләр күп. Ул нәзберек тамашачы өчен түгел, тик нык, традицион спектакльләр дә кирәк».

Тыва спектакленнән соң театрның зур залында А.Арслан исемендәге Төркмән милли драма театрының “Мәхтүмкули” спектакле онлайн күрсәтелде.

Спектакль төркмән шагыйре Мәхтүмкули Фрагиның үзенчәлекле тормышы һәм иҗаты хакында.

Камал театрының Кече залында М.Сеспель исемендәге Чуваш дәүләт яшь тамашачылар театры “Шинель” спектаклен тәкъдим итте.

«Без барыбыз да Гогольнең “Шинел”ыннан килеп чыккан” ( 19 гасыр рус әдәбиятының үсеше Николай Васильевич Гоголь иҗатына таянып үскән дигән гомуми гыйбарә). Аның берничә дистә еллар дәвамында рус әдәбиятын әйдәп барган “Бәләкәй кеше” темасы, бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмый.

Мария Кожина, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Спектакль әлеге әсәрне мәктәп программасында үтүче балалар өчен әйбтәт. Тик әсәрне яхшы белүчеләргә, спектакль сиңа әллә ни яңалык бирми, сәхнәдә – бары Гоголь текстына гына мөрәҗәгать ителә. Повесть төп геройның өрәге килү белән тәмамлана. Ул үзен үпкәләтүчеләрне җәзаларга тели. Әлеге финал безне Гоголь мистицизмыннан христиан мифологиясенә алып китә. Тик ничек кенә булмасын, Акакий Акакиевич идеаль кеше буларак гәүдәләнә, яхшы күңелле, сабыр. Усал җитәкчеләр дөньясы гына кала. Гомумән әсәр белән глобаль проблема күтәрергә мөмкин: дөнья үзен үзгәртә алырдай кешеләрдән мәхрүм калуы турында».

Зур залда К.Худжанди исемендәге дәүләт музыкаль комедия театрының “Худжанди сандугачы” спектакле онлайн-күрсәтелде.

Спектакль таджик шагыйре Камол Худжандиның тормышы һәм иҗаты, шигърияткә юл ачкан күңелендәге хисләр ташыкыны хакында. Аның шигърияте халык рухына аваздаш.

Камал театрының Зур сәхнәсендә “Нәүрүз-2020” форумында П.Г.Пуче режиссерлар һәм актерлар секциясендә эшләнгән проект – “Тугыз хатка сыйган роман” ZOOM-спектакле күрсәтелде.

Татар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә «Читiген» Хакасс драма һәм этник музыка театры «Чанар Хус» спектаклен тәкъдим итте.

Хакас аучысы Чанар Хусның трагик мәхәббәт тарихы гасырлар буена телдән-телгә күчеп, яңа мәгънәләргә ия булды.

Режиссер Баатр Колаев фикеренчә, «Чанар Хус» - бик заманча әсәр. Төп герой – кинәт кенә баеп киткән яшь егет. Аның бөтен тормышы уен. Ул кешеләр белән, үлем белән уйный. Нинди генә юллар белән булса да, ул һәрвакыт җиңәргә тиеш. Тыеп булмас дәрт, мәхәббәт, дан-шөһрәт, хакимлеккә омтылу, бөеклегеңнән ләззәтләнү, хыянәт – шушы хис тойгылар, күренешләр, оста рәссам кулы белән ясалган картиналар сыман, сәхнәдә бер-берсен алыштыра һәм кеше табигатенең ничек төрле була алуын күрсәтә.

«Нәүрүз” спектакльләрендә күтәрелгән проблемалар йөрәккә үтеп керә. Безнең барыбызда да туган тел проблемасы бар, җир йөзеннән кечкенә авыллар юкка чыга, эчкечелек проблемасы да борчый, катлаулы икътисади һәм сәяси хәл дә. Без традицияләребезне саклап алга баруыбызны дәвам итәбез. Спектакльләребезне хакасс телендә уйныйбыз”, - диде Ирина

Владислава Куприна, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү): «Чанар Хус» – катлаулы эксперимент. Режиссер Баатр Колаев борынгы легендалар, эпик һәм архетипик сюжетлар механизмы заман мәдәниятенә керешеп китә аламы юкмы икәнен тикшереп карарга теләгән. Режиссер мәдәниятләр теленнән микс ясый. Спектакль – өлешчә комикс, өлешчә нуар һәм бераз гына гангстерлар хакында. (кайбер урында “Бригада” фильмы стилистикасы сизелә). Шулай да тел метаморфозаларын күзәтү кызык булды. Гомумән алганда, спектакль дөнья белән көч идарә итүенә ышанган бандитлар турында киилеп чыккан. Ә легенда мәхәббәт көчлерәк ди, аны алдап та, көч, хәйлә белән алып та булмый».

Тинчурин театры сәхнәсендә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Опера студиясе “Хуҗа Насретдин” спектаклен тәкъдим итте.

Алексей Пасуев, театр тәнкыйтьчесе (Санкт-Петербург): «Баштан ук әйтеп куям, мин музка театры белгече түгел. Миңа калса, барлык артистлар да шундый әйбәт җырлады, музыка гаҗәеп. Тере оркестр, һәм тере тавышны тыңлау рәхәт. Студентлар спектакленнән әллә ни театральлек таләп итү дөрес тә түгел. Тик шулай да солистлар үз образларында бик сөйкемле күренделәр. Төп герой гаҗәеп, пластикасы яхшы, ирониясе бар, нинди булырга тиеш, шундый. Тискәре образлар курыкынч түгел, күбрәк көлке, тик бу музыкаль комедиягә хас күренеш. Инде онытылган музыкаль әсәрне сәхнәгә кайтару, тамашачыга күрсәтү – искиткеч күренеш».

Фестивальне оештыручылар: “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлекләре ярдәме белән; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Бишенче көннән фотосурәтләрне сылтама аша карарга мөмкин.

Бишенче көннең видеокөндәлеге.

Фестивальнең барлык чараларыннан фотосурәтләр.

Хөрмәтле коллегалар!

“Нәүрүз” фестивалендә безнең белән бергә булуыгыз өчен зур рәхмәт!




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!