Гәрәев Рамил Наил улы 1982 елның 20 апрелендә Казан шәһәрендә туа. 1999 елда Казан театр училищесын, 2004 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (М.Сәлимҗанов һәм Ф.Бикчәнтәев курсы), 2009 елда режиссерлык бүлеген (Ф.Бикчәнтәев курсы) тәмамлый. Укыган вакытта Г.Камал театры спектакльләрендә уйный. 2008 елда Г.Камал театрында Л.Айтугановның “Мин ышанам сиңа” спектаклен куя. Диплом эше Оренбург Татар дәүләт драма театрында И.Зәйниевнең “Гармун” спектакле (2010). 2014 елда Г.Камал исемендәге театрда М.Кәрим әсәрләре буенча “Мин – Ана!” моноспектаклен сәхнәләштерде.
Спектакльләр:
"Мин ышанам сиңа" (Л.Айтуганов) - 2008
"Мин - Ана" (Мостай Кәрим) - 2014
"Хафалы биюләр" (Салават Юзеев) - 2017
"Ишеркләр" (Ләйсән Гыйззәтова) - 2019
"Мендәр әкияте" (Олжан Жанайдаров) - 2020
"Гөлҗамал. Чакыру" (Нәрый Исәнбәт) - 2021
"Сәфәр" (Альбер Шакиров) 2021
"Игезәк" (ракил Зәйдулла) - 2023