Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Мендәр әкияте / Душа подушки

Автор: Олжас Жанайдаров

6+
Спектакль 1 сәгать 25 минут бара
Спектакльнең премьерасы 2020 елның 23 декабрендә булды.

Уен-фантазия

Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме үтә. Бәйрәмдә бәйгеләр, викторина һәм башкалар.

Гадәти шәһәрнең, гадәти гаиләсендә бер бала яшәгән. Көннәрдән бер көнне олылар аның иң яраткан уенчыгын югалтканнар. Махсус түгел, әлбәттә, игътибарсызлык аркасында. Алар баланың, уйный, шаяра, серләрен сөйли, бергә хыяллана алырдай бердән-бер дусты югалганнан соң бер ялгызы калуын сизмәгәннәр дә. Шулай бервакыт, бала, ялгыш кына әкияткә килеп эләккән...

Бер йомшак-йомшак шәһәрдә, йомшак-йомшак йортта, йомшак-йомшак бүлмәдә... яшәгән ди, булган ди йомшак-йомшак мендәрләр. Алар бер-берләрен бүлдерә-бүлдерә, эреми торган туңдырмадан торган илләр, җир асты юлбарыслары белән көрәшүче зебра кебек юллы-юллы маймыллар яшәгән Африка, танклар һәм самолетлар турында хикәятләр сөйләгәннәр. Кызык, ә мендәрләр боларның барысын да каян белә икән?..

Спектакльнең авторлары яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен театр фантазиясе дөньясына чакыра. Анда мендәрләр сөйләшә белә, ә кешеләр аларны ишетә ала... Спектакльдәге шуклар һәм тыйнаклар, кыюлар һәм куркаклар, дуслык һәм намуслылык турындагы хикәятләр тормыштагы гадәти күренешләргә башка күзлектән карарга ярдәм итәр. Ә иң мөһиме, могҗизага ышандырыр! Могҗиза бар ул, аңа чын күңелдән ышанырга гына кирәк....



Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!