Описание спектакля
Спектакль 2 сәгать 30 минут бара.
Спектакльнең премьерасы 2015 елның 3 октябрендә булды.
Театр репертуарында: 2015-2017.
Мирхәйдәр Фәйзинең әлеге пьесасын беренче мәртәбә 1917 елны Оренбургта "Ширкать" труппасы сәхнәләштерә. Драма “Сәгъдәтбану” дип атала, тик Оренбург режиссеры Вәли Мортазин-Иманский автордан әсәрне төзәтеп язуын сорый. Шулай итеп, пьеса яңартылган форматта “Галиябану” исеме белән Оренбург тамашачысына тәкъдим ителә. Спектакльнең уңышы хакында ишетеп, “Сәйяр” труппасының сәнгать җитәкчесе Габдулла Кариев та әлеге пьесага алынырга була.
«Галиябану» бай куелыш тарихына ия, шул исәптән, милли театрлар сәхнәсендә дә. Әлбәтта, безнең өскә зур җаваплылык йөкләнгән, чөнки тамашачыларның әлеге спектакль хакында үз күзаллаулары, хатирәләре бар. Мин үз алдыма оригинал текст белән эшләргә дигән максат куйдым. Персонажларны булдыра алганча чын итәргә тырыштым: алар чынбарлыктан, ә фольклор сувенирлары түгел. Шулай ук, текстның актуаль булуы да мөһим, пьеса бит нәкъ йөз ел элек язылган. Ничек кенә булмасын, без Галиябану тарихының тамашачылар өчен ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңлыйбыз һәм пьесага тирән хөрмәт белән мөрәҗәгать итәбез», – ди спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.
"Ильгизу Зайниеву удалось избежать опасного уклона в этнику, и он создал спектакль «про любовь», «про отцов и детей»", портал "Реальное время".
"Чтобы стоять, нам нужен фундамент Файзи",журнал "Собака".
"Режиссёру Ильгизу Зайниеву удалось создать портал в прошлое и показать нам дореволюционную татарскую деревеню, где живут удивительно искренние и трогательные люди", портал Kazanfirst.
Действующие лица
Габдуллин Минвәли Габделмәннаф улы
Бәдри
Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы
Галимәбану
Төхвәтуллина Илсөя Җиһангир кызы
Галимәбану
Гюльвердиева Гүзәл Агагардаш кызы
Галиябану
Мөхәммәтҗанов Фәннүр Фәнис улы
Хәлил
Гәрәев Алмаз Әлфир улы
Исмәгыйль
Әкбәрова Фирая Барый кызы
Бәдига
Сафин Фәнис Кәбирҗан улы
Гыймади
Шәмсуаров Раил Наил улы
Рәхмәтулла
Әхмәдуллин Ришат Ринат улы
Сибгать
Кашапов Ирек Рәфис улы
Хәмзә
Шәйдуллин Артур Ралиф улы
Гали
Закиров Илнур Ильяс улы
Шәмсетдин
Сабирҗанов Алмаз Реваль улы
Биктимер
Абашева Айгөл Муса кызы
Гөлми
Фәйзуллина Ләйсән Хөрмәт кызы
Рабига
Хәмәдинурова Гөлчәчәк Шамил кызы
Хәерниса
Миңнуллина Айгөл Альберт кызы
Сәгыйдә
Авторы
Фотогалерея