Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

41нең арбалы хатыннары / Женщины 41-го

Автор: Заки Зайнуллин

12+
Драма 2 бүлектә. 
Спектакль 2 сәгать 30 минут бара. 
Спектакльнең премьерасы 2010 елның 2 октябрендә булды.
Театр репертуарында: 2010-2015.



1993 елның җәе. Мин инде азрак укыла торган “яшь” язучы-прозаик. Драматург булу, пьеса язу турында уй башка кергәне дә юк. Пароход белән турпоходта Идел буйлап Әстерханга төшеп барабыз. Мин пароход палубасындагы бер эскәмиядә япа-ялгызым утырып Идел ярларын карап барам. Искиткеч матурлык! 
     Озын гына чандыр гәүдәле берәү минем янга килде дә утырырга рөхсәт сорады. Утырды бу. 
-    Сез Зәки Зәйнуллинмы?
-    Әйе, - карыйм, күргән-белгән кеше түгел.
-    Танышыйк әле. Мин – Празат Исәнбәт.
Кабаланмый гына, күпне күргән күзләре белән мине “өйрәнә” – карый.
Ашыкмый, бик уйлап сөйли башлый:
-    Сорадым, һәрчак ялгыз, кем ул, дип. Зәки Зәйнуллин, диделәр. Бик күптән танышысым килә, ә туры килми. Танышырга теләвемнең сәбәбе дә бар. Менә нәрсә, Зәки туган. Мин режиссер. Сезнең “Үрләр аша” исемле повестегызны укыдым. Бик тә ошады миңа. Сезгә минем тәкъдимем бар. Шул повестьта булган вакыйгаларны пьеса итеп языгыз әле. 
-    Китегез, Празат абый. Миннән нинди драматург чыксын. Сөйләмәгез юкны. 
-    Юк түгел. Сез бу повесть белән үзегезне инде әзер драматург итеп күрсәттегез. Сез пьеса язасыз, ә мин аны сәхнәләштерәм. Ризалаш, Зәки. Мин язарга ярдәм итәрмен...
       Килештек Празат абый белән. Аның тикшерүе, ярдәм итүе белән яздым мин “41 нең арбалы хатыннары” пьесасын.
       Кызганычка каршы Празат абый пьесаны куеп өлгермәде. Бүген ул режиссер Фәрит Бикчәнтәев тырышлыгы белән сәхнәдә.
        Сугыш башлану белән нужа-михнәтнең иң авыры ир белән яшәп, берничә бала тапкан, тырышып дөнья көткән, һәрберсе үзенчә бәхетле булган япь-яшь, чибәр, уңган татар хатыннарына төште. Ирләре сугышка, күбесе кайтмаска дип чыгып киттеләр. Ә өйдә берничә ач-ялангач баласын кочаклап калган ялгыз хатын, хәерчелек, ачлык белән көрәшеп, тырмашып шул балаларны үтермичә, әтиләре кайтканчы яшәтергә тиеш. Мин үз күзем белән күрдем ул апаларны. Аларның ялан аяклы малайлары, кызлары белән бергә үстем. Ач үлемне шулар белән бергә күрдем. Мин язмыйча, бу турыда кем язсын... 

Зәки Зәйнуллин. 

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!