Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Җәйге ялдан соң труппа җыелышы (фоторепортаж)

Сишәмбе 10.08.2021

Бүген, 10 августта, җәйге ялдан соң Камал театры җитәкчелекчеләре, артистлар һәм хезмәткәрләр 116-нчы сезонга планнар билгеләү өчен театрның Зур залына җыелды.
Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев ял вакытында хезмәттәшләрен инде сагынып та өлгерүен әйтте. Ул коллективның тулылануы турында сөйләде. «Бу сезоннан бездә яңа артистлар. Сез аларның барысын да бик яхшы беләсез", - диде Фәрит Рәфкатович һәм актерлар труппасының яңа әгъзаларын, Казан дәүләт мәдәният университетының актерлык бүлеген тәмамлаучыларны тәкъдим итте. Алар-Ләйсән Гатауллина, Рәйхан Габдуллина, Эльза Моратхуҗина, Рәдиф Галимов, Зөфәр Нуртдинов.
Моннан тыш, театр хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!