Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Зур югалту

Чәршәмбе 29.09.2021

Татарстанның театр сәнгате зур югалту кичерә. 69нчы яшендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының алыштыргысыз диктор-тәрҗемәчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвера Хәниф кызы Шәрәфиева кинәт вафат булды.

Э.Х.Шәрәфиева 1953 елның 26 августында Актаныш районының Иске Семиострово авылында туа. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый, татар театр сәнгатенең күренекле эшлеклеләре: режиссер, педагог, профессор Ш.М.Сарымсаков һәм сәхнә сөйләме буенча педагог А.Х.Хәйруллинада белем ала. 1975 елда Кукмара район мәдәният йортына халык театры режиссеры итеп җибәрелә, 1976 елда Г.Камал исемендәге театрга эшкә алына, башта реквизитор булып эшли, соңрак диктор-тәрҗемәче итеп билгеләнә.

Диктор-тәрҗемәче һөнәре милли театрларда чагыштырмача күптән түгел барлыкка килә, ул драма артисты, радиодиктор һәм синхрон тәрҗемәче һөнәрләренең үзенчәлекле синтезы булып тора. Әлеге катлаулы һөнәр татар театр сәнгатенә үзенең спектакльләрен башка милләт тамашачылары өчен дә тәкъдим итү мөмкинлеге бирә. Э.Х.Шәрәфиева республикада әлеге һөнәргә нигез салучы булды.

40 елдан артык меңләгән тамашачы татар театрының иң яхшы спектакльләрен алыштыргысыз диктор-тәрҗемәче Э.Х.Шәрәфиева тавышы аша кабул итте. Аның артистлык сәләте, чиста дикциясе, хисле сөйләме Камал театры спектакльләренең аерылгысыз бер өлешенә әверелде.

Э.Х.Шәрәфиева тәрҗемәсендә татар театр сәнгатенең алтын фондына кергән: «Банкрот» (Г.Камал), «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов), «Качаклар» (Н.Исәнбәт), «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), «Миннекамал» (М.Әмир), «Яшь йөрәкләр» (Ф.Борнаш), «Өч аршин җир» (А.Гыйләҗев), «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев), «Әлдермештән Әлмәндәр», «Хушыгыз» (Т.Миңнуллин), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) һ.б. бик күп спектакльләр Татарстанда гына түгел, ә театр барган Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Оренбург, Астрахань, Ульяновск, Саратов, Самара, Екатеринбург, Ташкент, Ашхабад, Бишкәк, Астана, Алматы һәм башка бик күп элеккеге Советлар Союзы һәм Россия шәһәрләрендә дан казандылар.

Татар театрының фидакарь хезмәткәре, сәнгатькә тугрылыклы булган дустыбыз, коллегабызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 





Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!