Тирән кайгы
Сишәмбе 20.09.2022
Бүген Ярославль өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә Волков театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Пускепалис вафат булды. Актер һәм режиссерга 56 яшь иде. Күптән түгел, июньдә, Ярославль театрының Казанда безнең театрда гастрольләре үткән иде...
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.