КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ 177НЧЕ ЛИЦЕЙ УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ
Пәнҗешәмбе 15.02.2018
Бүген Казанның 177нче лицеендә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ринат Таҗетдинов һәм Әзһәр Шакиров белән очрашу үтте. Әңгәмә барышында артистлар сәхнә осталыгы серләре белән бүлештеләр, артист һөнәрен ничек һәм ни өчен сайлаулары, иҗади эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Әлеге очрашуда 30дан артык бала катнашты.