Айдар Җәббаров - театр сәнгате биеннале җиңүчесе
Сишәмбе 14.12.2021
Кичә Мәскәүнең Et Cetera театры сәхнәсендә "Театр сәнгате Биеннале. Режиссура дәресләре" фестиваленең ябылу тантанасы үтте. Фестивальнең лауреатлары - яшь режиссерлар Айдар Җәббаров, Никита Кобелев һәм Андрей Калинин.
"Бүген безнең өч беренче урыныбыз бар. Мин аларның берсен игълан итәргә тиеш. Мин спектакльне карпдым, спектакль бик кызыклы. Айдар Җәббаров", - диде Санкт-Петербург Яшьләр театры рәссамы Семен Спивак, Камал театры режиссерын игълан иткәндә.
Айдар Җәббаров "Хуш, авылым" спектаклендә "Документаль дөреслекне кискен театр формасында ышандырырырлык итеп җиткерә алган өчен" бүләкләнде. Лауреатлар Арлекин статуэткасы һәм «Р - Фарм»фестиваленең генераль партнерыннан Россиянең теләсә кайсы театрында спектакль кую өчен 1әр миллион сум акча белән бүләкләнделәр.
Айдарның һәм спектакльнең уңышлары белән чын күңелдән горурланабыз, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!