Камал театрында "Рәшә" спектакле куела
Дүшәмбе 28.06.2021
Камал театрында Әмирхан Еникинең "Рәшә" әсәре укылды. Инсценировка авторы һәм режиссер - Айдар Җәббаров.
Спектакльдә катнашалар: РФ атказанган, ТР халык артисты Илдар Хәйруллин, ТР халык артистлары Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәт, Раушания Юкачева, Люция Хәмитова, ТР атказанган артистлары Гүзәл Шакирова, Олег Фазылҗанов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Миләүшә Шәйхетдинова, Фәнис Сафин, Эмиль Талипов, Алмаз Сәбирҗанов, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Минвәли Габдуллин, шулай ук, Алмаз Борһанов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Алинә Мөдәрисова һәм Эльза Моратхуҗина.
Премьера яңа 116нчы сезонда көтелә.