Камал театры директоры Красноярскта фестивальдә чыгыш ясады
Чәршәмбе 20.03.2024
Бүген Камал театры директоры Илфир Якупов Красноярскта «Театр язы»фестивалендә чыгыш ясады. Фестивальнең белем бирү программасы кысаларында Илфир Илшат улы театрның төп проектлары турында сөйләде: яңа бина төзү, «Шәрык клубы» комплексы, оркестр турында.
Презентациядән соң директор тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Красноярск яшьләр театры һәм аның директоры Наталья Кочорашвилига фестивальгә чакырулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.