Илсөя Төхвәтуллинаны юбилее белән котлап Президентның рәхмәт хаты тапшырылды
Җомга 27.01.2023
Кичә Камал театрының Зур залында Татарстанның халык артисткасы Илсөя Төхвәтуллинаның юбилее билгеләп үтелде. ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов актрисага ТР Президенты Рәхмәтен тапшырды. Кичәне Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Котлаулардан соң кич "Әтәч менгән читәнгә" спектакле белән дәвам итте. Чын күңелдән котлыйбыз!






