КАМАЛ ТЕАТРЫ "ТЕАТР.СКОМОРОХОВ" КҮРГӘЗМӘСЕНӘ ЧАКЫРА
Пәнҗешәмбе 11.05.2017
12 майда 15.00 сәгатьтә А.Мәҗитов музеенда "Театр.Скоморохов" күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә театр рәссамнары Скомороховлар династиясенең иҗади эшләре тәкъдим ителә.
Күргәзмәнең оештыручылары: Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге, Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал театры, "Казан" ММҮ. А.Мәҗитов музее Казан, Дзержинский ур., 27 йортта урнашкан. Телефон: (843) 264-35-22. Күргәзмә дүшәмбедән кала көн саен сәгать10.00нан 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле/