Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

КАМАЛ ТЕАТРЫ «ӘЛМӘНДӘР ВАРИСЛАРЫ» ДИП АТАЛГАН II ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬДӘ ПАРТНЕР БУЛАРАК КАТНАШТЫ

Пәнҗешәмбе 16.02.2017

16-17 февральдә Казан мәдәният институтында Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр варислары” дигән II Халыкара театр иҗаты фестивале үтте. Проект театрның легендар артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышланган.  Проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм башка мәдәни оешмалар  гамәлгә ашырды.

Әлеге смотр күренекле татар артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә һәм балалар театр коллективларын үстерү, яшь буынны театр сәнгатенә якынайту, милли драматургияне пропагандалауга багышланган. Катнашучылар дүрт номинациядә иҗади көчләрен сынаша «Драма театры», «Курчак театры», «Мимика һәм ишарә театры», «Нәфис сүз осталыгы». Смотр кысаларында катнашучылар өчен актерлык, курчак театры осталыгы, режиссура, сәхнә теле буенча остаханәләр уздырыла, аларның азагында коллектив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырыла. Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Быел фестивальгә Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән заявкалар кабул ителде.

Конкурсның жюри әгъзалары - Татарстанның танылган мәдәният, сәнгать эшлеклеләре. Жюри рәисе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге ТДАТ актеры Илдар Хәйруллин. Фестивальнең ачылу тантанасында Камал театры артистлары: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Наил Дунаев, Наиля Гәрәева, Айдар Хафизов, Илдус Әхмәтҗанов,  Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Раушания Юкачева һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова катнашты. Фестиваль кысаларында Камал театры ярдәме белән Шәүкәт Биктимеровка багышланган күргәзмә оештырылды. Анда күренекле артистның шәхси һәм театраль костюмнары, афишалар һәм башка экспонатлар тәкъдим иттелде. Камал театры, фестивальнең партнеры буларак, җиңүчегә махсус бүләк тә тапшырачак. 




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!