КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ХӘЛИМ ҖӘЛӘЛОВНЫҢ ЮБИЛЕЕ УҢАЕННАН ШИГЪРИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ УЗДЫ
Сишәмбе 06.04.2021
Кичә Камал театрының Кече сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләловның юбилее уңаеннан шигъри-музыкаль кичә узды. Программада поэтик чыгышлар, дуслар, коллегалар котлавы, шулай ук, спектакльләрдән видео-өзекләр булды. Кичәнең сценарий авторы - Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, режиссеры - Радик Бариев.